Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален уздыра. Фестивальгә видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗә 15 октябрьдә ясала.
Фестивальдә катнашучылар эшләрен видео һәм язмада әзерләп җибәрергә тиешләр. Видеоязманың хронометражы 5 минут, мәкалә 5 биттән дә артмаска тиеш.
Юнәлешләр:
- «Кем ул татар». Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлар турында очерк, мәкалә;
2. Татар халкының гореф-гадәтләре турында;
3. Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге турында;
4. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы турында.
Безнең партнерлар:
- Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды
- ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты
- Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы
- Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте
Фестивальдә катнашу өчен гариза белән бергә, видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә, e-mail: [email protected]
Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2021 елның 15 октябрендә булачак.