Алдан ук әйтергә кирәк, 23-26 сентябрь көннәрендә Казанда һәм Ижауда узган Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары да Милләт җыенында катнашты, алар Россиянең төрле төбәкләреннән 40 кеше килгән иде. Шуңа күрә беренче ике көндә кайбер чаралар җыен делегатлары белән уртак узды. Мәсәлән, беренче көн азагында Галиәскәр Камал исемендәге дәүләт академия театрында татарча КВН, “Татар кызы” конкурсы, “Җәлил укулары” бәйгесе һәм “Татарча диктант” акциясе турында интерактив тамашаны бергәләп карадык. Ә моңа кадәр Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил абый Салихҗанов БТКның Милли Шура утырышында катнашты. Әлеге дә баягы дигәндәй, андагы төп максат – компакт яшәгән татарларны халык санын алу айлыгында милләтләрен, ана телен “татар” итеп күрсәтергә үгетләү, аның мөһимлеген аңлату булган. Бу хакта безгә Рамил Әхмәт улы бәян итте.
Әйткәнебезчә, “Милләт Җыены” Камал театрында барлык эпидемиологик кагыйдәләрне гамәлдә тотып үтте. Төп нотыкны, әлбәттә, Татарстанның Премьер-министры урынбасары, БТКның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тотты. Ул ерак юлны якын итеп килгән делегатларны җылы сәламләде, утырышны алып бару тәртибе белән таныштырды һәм күбрәк татар телен саклап калу ниятеннән туган “Татар халкының үсеш стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында төрледән төрле форматта, төрле географик киңлекләрдә узган чаралар турында сөйләде, ерак Якутиягә барып кайтканын әйтте, андагы татарларга офис өчен бина кайгыртканы хакында бәян итте. Билгеле, туган якларда, торган җирләрдә киләчәк җанисәптә барыбызны да аек караш белән катнашырга чакырды, аның мөһимлеген башка милләттәшләребезгә дә җиткерүебезне үтенде. Аннары Җыенның пленар утырышы БТКның Милли Шура әгъзалары чыгышлары белән дәвам итте. Аеруча да Казахстанда гомер итүче галим, татар җанлы аксакал Гриф әфәнде Хәйруллинның чыгышы дәвамлы кайнар алкышларга лаек булды. Халкыбызның саны кимүендә, ана телебездән ваз кичүебездә гаепне үзебездән эзләргә киңәш итте ул. Яңа тарихның татар өммәтеннән булган “ак башларын” тәнкыйтьләде, 500 рус фамилиясендә татар тамыры чагылышы табучыларның әлеге казанышлары белән горурланырга түгел, ә гарьләнергә кирәк, диде. Аның фикеренчә, алар үз милләтенә хыянәт итеп, сатлыкҗан булып башка милләт халкы санын арттырганнар, анда тамыр җибәргәннәр…
Соңгы вакытта гел гаугага чыга торган автор-башкаручы Фирдүс Тәмаев та чыгыш ясады, хәтта татарлар турында баян белән бер куплет җыр да башкарды.
Һәр чыгыш ясаучы татарларга кагылган актуаль проблемаларга тукталды, ә сүз азагында бердәм булып җанисәптә татарлыгыбызны расларга өндәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышыннан соң, милләтпәрвәрләргә орден-медальләр тапшырды, атказанган исемнәр бирде, кайберләрен Рәхмет хатлары белән бүләкләде.
Фикерләр алышканнан соң, бертавыштан “Милләт Җыены”ның резолюциясе кабул ителде һәм без аны бүген газетабызның 10 битендә бастырып чыгарырга булдык.
Шуннан соң “Милләт Җыены” делегатлары тантаналы төшке ашыннан соң таралышсалар, татар журналистлары форум эшен дәвам итте. Татарстанның бюджетлы “ТатарКино” дәүләт культура учреждениесенең эшчәнлеге белән барып таныштык. Бу турыда безгә аның директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Россиянең журналистлар һәм кинематографлар союзы әгъзасы Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова сөйләде. “Мәктәптә туган хыялымны салмак кына тормышка ашырып киләм. Мин үземне гел телевидение журналисты итеп күрдем һәм морадыма ирештем – озак еллар ТНВда эшләдем, хәзер менә “ТатарКино”ны җитәклим. Бирегә килгәндә үз алдыма максат итеп 10 татар киносы төшерүне куйган идем һәм максатымның яртысын уздым: прокатта хәзер 6 татар киносы бар, – дип сөйләде Миләүшә ханым. Алар бу кинолар белән татарлар яшәгән төбәкләргә дә чыгып йөриләр икән һәм шул хакта безнең колакка да үз үтенечен элеп куйды: янәсе – без татар кинолары белән сез яшәгән өлкәләргә дә барып чыга алабыз, диде. Аннары рәхәтләнеп “Әпипә” музыкаль киносын карадык. Фильм бик җиңел кабул ителә, көлкеле сюжетлар шактый. Әлбәттә, бу кинода билгеле артистлар уйный. Мәсәлән, гастрольгә чыккан артистларны шофер буларак Фирдүс Тямаев йөртә. Кыскасы, бу киноны үзеңә карарга кирәк.
Көн кичкә таба авышкан чакта БТК бинасында без Васил Шәйхразиев белән очраштык. Россия төбәкләрендә чыгып килгән татар масса-күләм информация чараларының киләчәк җанисәптә милләтебез файдасына башкарылачак роле турында сөйләштек. Әлеге утырышта ТНВ телеканалының генераль директоры Илшат Аминов белән “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та катнашты, алар үз тәҗрибәләреннән чыгып, безгә берникадәр киңәш бирделәр. Шунда ике яңалыкка тап булдык. Начарыннан башласак, ике региональ татар басмасы, финанс кыенлыкларга төшеп, елны аяк өстендә тәмамлар өчен, түбәтәй тотып җирле халыкка чыккан. “Бүген-иртәгә үлем түшәгенә ятачакбыз, шуңа киләчәгебез куе томан эчендә”, – дип ачу түгеп борчылдылар авырлыкка тарыган хезмәттәшләребез. Безнең “Туган як”ның да язмышы ел саен катлаулана бара – тиражыбыз төшә, шуның нәтиҗәсендә керемебез дә кими. Шулай халкыбыз ана телебезгә битараф булып торганда, озак тарта алмабыз, Аллаһ сакласын.
Яхшы яңалыкка кайтканда, БТК идарәсе безнең газетаны уңай яктан билгеләп үтте һәм ике арадагы эшлекле хезмәттәшебезне югары бәяләп, Милли Шура рәисе редакциябезне Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Икенче көнне таң атканчы ук автобус белән Ижау шәһәренә кузгалдык. “Без – татарлар” исемле журналистлар форумының төп өлеше монда – Удмуртия башкаласында узды. Безне чәк-чәк белән “Энҗе” татар балалары бакчасы директоры һәм тәрбиячеләре каршы алды. Ял көне булганга, балалар анда юк иде, һәм без рәхәтләнеп 1962 елда ачылган, бүген Удмуртия республикасында этно-мәдәни белем бирү ресурс үзәге булып торган бакча һәм аның эшчәнлеге белән таныштык. Бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова белдергәнчә, аларга 200дән артык бала йөри һәм шуның 90 процентын татар балалары тәшкил итә. Һәм монысы аңлашыла да, чөнки Ижауда үзендә 650 меңнән артык халык яши һәм шул исәптә уртача 65 мең татар бар. Бакчада татар мохите хөкем сөрә, музейдагы экспонатлары моңа ачык дәлил. Балаларны милли рухта тәрбияләүдә әдәп-әхлакка өстенлек бирелә. Ай саен үз газеталары чыгып килә.
Балалар бакчасында алган уңай хисләрдән арынып та өлгермәдек, юл аркылы чыгып, 9 еллык татар мәктәбенә кереп шаккаттык. Заманча җиһазландырылган бу белем бирү учреждениесендә дә балалар бакчасындагы кебек 200дән артык бала белем ала, татар теле фән буларак укытыла. Аз санлы башка милләт балалары да татар телен зур кызыксыну белән үзләштерә икән. Ә безнең өчен иң кызыгы – бу мәктәп якташыбыз, сафаҗайлы тарихчы-галим, көнчыгыш телләре белгече Хөсәен Фәезханов (1828-1866) исемен йөртә. Татар теле укытучысы аңлатканча, исем сайлаганда безнең якташка өстенлек бирүдә Хөсәен Фәезхановның эшчәнлегендә дини сабак бирү белән параллель рәвештә дөньяви педагогик белем таратуны алга сөрүе төп рольне уйнаган һәм бу алым аларның уку-укыту программасына якынрак икән.
Әйтергә кирәк, Ижауда тулы урта белем бирә торган татар гимназиясе дә эшли. Ул Габдулла Тукай исемен йөртә. Анда уртача 700 бала белем ала һәм шуның 1/3 бер өлеше татар телен өйрәнә. Кызганычка каршы, без бу гимназиягә барып чыгалмадык, вакыт җитмәде. Аның белән безне “Халыклар дуслыгы йорты”нда үткән түгәрәк өстәлдә директоры таныштырды.
Әйтергә кирәк, бу түгәрәк өстәл артында Россия төбәкләреннән җыелган журналистлар «Татар телендә нәшер ителүче матбугат чаралары: кичә, бүген, иртәгә” дигән тема буенча фикер алышты. Ул Удмуртия республикасында чыга торган “Яңарыш” газетасының 30 еллыгына багышланган иде. Әлеге периодик басманың баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газетаның тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырды. Алар тулысынча Россия почтасы хезмәтеннән баш тартканнар һәм тираж туплау белән газетаны атна саен таратуда мәрхәмәтле милләттәшләребезгә, авыллардагы урам комитеты рәисләренә, шәһәрләрдә иҗтимагый оешма активистларына таянганнар. Шуның нәтиҗәсендә тиражларын 4 мең күләмендә саклап киләләр. Шул юнәлештә милли республика буйлап иҗтимагый башлангычта 60 нокталары хезмәт күрсәтә, газетаны ике көн дәвамында шул нокталарга үзләре таратып йөри.
Россия төбәкләрендә басма матбугатның бүгенгесе һәм киләчәге турында уртага салып сөйләшкәч, күңелле мизгел – “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләрен бүләкләү башланды. Алар хакында “Татмедиа”ның PR-директоры Ләйсән Сафина күп җылы сүзләр әйтте, җирле түрәләр дә буш кул килмәгән иде. Ә Рәмзия ханыбызга “Милләт алдындагы хезмәтләре өчен” медален БТКның информацион мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Удмуртия Республикасының Опера һәм балет театрында бәйрәм концерты башланыр алдыннан күп санлы халык каршында тапшырды. Ә Татарстан республикасының җыр һәм бию ансамбленең “Туган як” концерты, русчалап әйтсәк, бик шикарно, күз явын алырлык иде. Кайвакыт милли киемнәрдән сәхнәгә 50 кешегә кадәр артист чыкты. Туй күренешен тулысынча сәхнәләштерүләре аерым хуплауга лаек.
Шушы шәп концертны караганнан соң, безне кабат “Тәмле йорт” кафесына алып кайттылар, кабат тәмле итеп сыйладылар, кабат яшь башкаручы Рөстәм Захаровның искиткеч тавышына сокландык һәм регионнардан килгән журналистлар, чиратлашып, үзләре җитәкләгән һәм эшләгән масса-күләм информация чаралары турында сөйләделәр.
Юл мәшәкатеннән арып-талсак та, Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез өчен күңел шат иде. Анда яши дә, эшли дә беләләр, ә иң мөһиме – татар телен бар мөмкинлекләрне кулланып сакларга тырышалар, Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлектә торалар, җирле хакимият белән дә элемтәләре нык.
Тагын шуны әйтер идек, анда да татар милли-мәдәни оешмалары аз түгел, әмма алар барысы да шул ук Рәмзия ханым Габбасова җитәкләгән региональ автономиягә буйсына һәм барысы бергә бер юнәлештә удмурт татарлары файдасына хезмәт куя.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы