tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында «Балалар һәм яшүсмерләргә нинди әдәбият кирәк?» дигән темага түгәрәк өстәл оештырыла
Татар китабы йортында «Балалар һәм яшүсмерләргә нинди әдәбият кирәк?» дигән темага түгәрәк өстәл оештырыла

Татар китабы йортында «Балалар һәм яшүсмерләргә нинди әдәбият кирәк?» дигән темага түгәрәк өстәл оештырыла

19нчы ноябрь көнне 15:00да Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йортында) «Балалар һәм яшүсмерләргә нинди әдәбият кирәк?» дигән темага түгәрәк өстәл оештырыла.

Түгәрәк өстәл Татар китабы йортының традицион фикер алышу мәйданы форматында узачак.

Түгәрәк өстәл эшчәнлегендә әдәбият өлкәсендә кайный торган, хәзерге әдәбиятны гына түгел, әдәбият тарихы белән дә якыннан таныш булган остазлар, язучылар катнашачак. Төп игътибар әдәбиятта үз сүзен әйтергә тырышкан һәм теләгән яшь авторларга – мәктәп укучыларына һәм студентларга биреләчәк.

Чара барышында:
– хәзерге балаларга һәм яшүсмерләр әдәбияты дигәндә нәрсә күзаллана?
– балалар һәм яшүсмерләр өчен кем иҗат итәргә тиеш?
– балалар һәм яшүсмерлә әдәбиятында дидактикага, нәсихәткә урын бармы?
– ни өчен татар телле балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын популяр түгел дигән сорауларга җаваплар эзләнәчәк.

Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты турында фикерен белдерергә һәм сүзен яңгыратырга теләгән һәркемне чарага көтеп калабыз.

Түгәрәк өстәлнең уздырылу вакыты һәм урыны:
19 нчы ноябрь
15:00
Казан шәһәре, Островский урамы, 15 нче йорт.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*