Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Исәнмесез?” фильмы прокатка чыгуга багышланган матбугат очрашуы узды
“Исәнмесез?” фильмы прокатка чыгуга багышланган матбугат очрашуы узды

“Исәнмесез?” фильмы прокатка чыгуга багышланган матбугат очрашуы узды

«Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова фикеренчә, «Исәнмесез?» фильмы татарлар яшәгән барлык төбәкләргә барып җитәргә тиеш.

18 ноябрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга.

«Фильмны прокатка чыгаруда өч этап була.18 ноябрьдән 27 райондагы 86 ноктада күрсәтәбез. Икенче этап — коммерциягә нигезләнгән кинотеатрларда күрсәтү. Кинотеатрларга тәкъдимнәрне җибәрдек. Өченче этап — Россия төбәкләрендә татар диаспораларына күрсәтү. Бу фильмны татарлар яшәгән барлык төбәктә күрсәтергә кирәк дип уйлыйм», — ди ул.

Аның фикеренчә, икенче этап гыйнвар-февраль айларында туры килер. Аннан соң Россия төбәкләренә чыга: «Без татар диаспоралары белән сөйләштек. Төбәкләр фильм белән эшләргә әзер вакытта, аны күрсәтә алачак», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*