tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Кырлай мәктәбе Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү өчен грант акчасына костюмнар алачак
Яңа Кырлай мәктәбе Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү өчен грант акчасына костюмнар алачак

Яңа Кырлай мәктәбе Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү өчен грант акчасына костюмнар алачак

Арча районы Яңа Кырлай авылы урта мәктәбе Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү өчен грант акчасына костюмнар алачак.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар буенча грант алучылар билгеле булды.

Мәгариф юнәлешендә 500 мең сум грант акчасын откан оешмаларның берсе — Яңа Кырлай авылы урта мәктәбе.

«Грант акчасы күчте, кулланып барабыз. Татар теле дәресләре, түгәрәкләр, төрле әдәби чаралар уздыру өчен дүрт ноутбук һәм дүрт принтер алдык. Татар теле кабинетына интерактив такта да алырга җыенабыз», — диде тәрбия мәсьәләләре буенча мәктәп директорының урынбасары Миләүшә Зарипова.

Мәктәп грантта катнашу өчен документларны, презентацияне җәй көне тапшырган булган. Презентациядә сәхнә өчен милли киемнәр кирәклеге дә дәлилләп күрсәтелгән булган. Грантны откач, костюмнар алу мөмкинлеге туган.

«”Татар кызы” белән “Татар егете” өчен милли киемнәр, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштерү өчен костюмнарга заказ бирдек. “Шүрәле” костюмы Мәскәүдән кайтырга тиеш», — диде Миләүшә Зарипова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Урта мәктәп Габдулла Тукай музее белән киң танылган Яңа Кырлай авылында урнашкан. Анда тугыз авылдан җыелып, 120 бала белем ала. Миләүшә Зарипова мәктәптә ел саен апрель уртасында республикакүләм Тукай укулары оештырылуын да әйтте. Жюри игътибарына Татарстан мәктәпләреннән кимендә 120 эш килә икән.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*