tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КӨРӘШ ОСТАЗЫНА 75!
КӨРӘШ ОСТАЗЫНА 75!

КӨРӘШ ОСТАЗЫНА 75!

Татар-мишәр көрәшен сабантуй мәрәсеннән чыгарып, кагыйдәле спорт төре иткән, беренче дөнья чемпионын тәрбияләгән атаклы тренер, Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, шашка- шахмат остасы, “Сочи-2014” олимпиадасының хөрмәтле факел йөртүчесе, укытучы-ветеран, ыша­нычлы тормыш иптәше, итагатьле өч бала атасы, асрамага дүрт ятим бала алган үрнәк гаилә баш­лыгы, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишчада яшәүче Зәки Әнвәр улы Валемеев 17 ноябрьдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Билбаулар белән өлкә көрәш фе­дерациясе вице-президенты, Ниж­гар татарлары автономиясе советы әгъзасы һәм “Туган як” газетасының якын дусты, кайбер мәсьәләләрдә киңәшчесе булган Зәки Әнвәр улын өлкә көрәш федерациясе, Нижгар татарлары автономиясе һәм дә газетабыз редакциясе исеменнән ихластан кайнар котлыйбыз! Милли көрәшебезне яңа үрләргә күтәргәне, горурланырлык чемпи­оннар үстергәне, милләтпәрвәр булганы өчен аңа чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм гаилә бәхете, бала-онык игелеге телибез.

Тиктормас Зәки Әнвәр улын әлеге тәрбияләнүчеләре дә мәртәбәле чемпионатларның көрәш келәмнәрендә уңышлары белән куандырсын иде. Ә гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм шуңа яшь буынны да өндәгән Зәки Әнвәровичка бу чик түгел әле һәм киләсе гомер бәйрәмнәрен дә пар канатлы бу­лып бала-онык хөрмәтендә каршы алып торуын телибез.

Максут Сәмиуллин, Рамил Салихҗанов, Олег Әндәрҗанов

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*