tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татарның мәгърифәт йолдызы булган зыялы Чистайда туган хатын-кызлар турында китапны тәкъдим иттеләр
Казанда татарның мәгърифәт йолдызы булган зыялы Чистайда туган хатын-кызлар турында китапны тәкъдим иттеләр

Казанда татарның мәгърифәт йолдызы булган зыялы Чистайда туган хатын-кызлар турында китапны тәкъдим иттеләр

Бүген Казан шәһәренең Милли китапханәсендә “Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык” дип аталучы китапны тәкүдим итү кичәсе узды. Аның авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова һәм җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова.

Чарада галимнәр, язучылар, мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев катнашты.

Яңа дөнья күргән китапта милли азатлык өчен көрәш юлында булган, халкыбызның мәгърифәте, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар хакындагы мәгълүмат тупланган. Алар тумышы белән Чистай ягыннан. Җыентыкта Сания Гыйффәт, Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова, Ләбибә Хөсәенова, Сәгадәт Чагатай, Рабига Хәкимова, Вера Минкина Зәйтүнә Мәүлүдова турында төрле авторларның кызыклы язмалары бирелә.

“Бу җыентык киң җәмәгатьчелеккә татар хатын-кызларының роле турында мәгълүмат бирә торган саллы басма. Ул яшь буын өчен дә бик файдалы булачак,” – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*