tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә татар телчеләре һәм тәрбиячеләренең очрашу-киңәшмәсе узды
Әлмәттә татар телчеләре һәм тәрбиячеләренең очрашу-киңәшмәсе узды

Әлмәттә татар телчеләре һәм тәрбиячеләренең очрашу-киңәшмәсе узды

15 декабрьдә шәһәрнең  47 нче «Энже бортеге» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендә эшләүче татар телчеләре һәм тәрбиячеләре белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы нәтиҗәләрен йомгаклауга багышланган очрашу-киңәшмә булып узды.

Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина катнашты.

Ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, төзәтелергә тиешле җитешсезлекләр, яшь белгечләр белән тәҗрибә уртаклашу – көн кадагындагы мәсьәләләр булды“, – дип хәбәр итә оештыручылар.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*