tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульянда өлкә ифтарын оештыру хакында сөйләштеләр
Ульянда өлкә ифтарын оештыру хакында сөйләштеләр

Ульянда өлкә ифтарын оештыру хакында сөйләштеләр

Ульяновскиның “Ак мәчет”ендә өлкә ифтарын оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Утырышта Губернатор администрациясе, өлкә Хөкүмәте һәм шәһәр мэриясе, эшмәкәрлек үсешенә булышлык күрсәтү үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов , Законнар чыгару Җыелышы депутаты Артур Котельников, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, төрле министрлыклар һәм ведомстволар, милли оешмалар вәкилләре һәм региональ диния нәзарәте карамагындагы мәчетләрнең имамнары катнашты, дип хәбәр итә “Өмет” газетасы.

Өлкә Губернаторының урынбасары Александр Коробко дин кардәшләребезне регион җитәкчесе Алексей Русских исеменнән сәламләп, власть органнарының өлкә ифтарын оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булулары турында белдерде.

Ә региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин быел барлык районнарда һәм өлкә үзәгендә, һәр мәчеттә ифтар мәҗлесләре үтәчәге турында хәбәр итте.

Төбәк мөселманнарының күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесе быел 22 апрель көнне “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда үтәчәк. Быел өлкә ифтарында 4 меңнән артык динкардәшебез катнашыр дип көтелә.

Шулай ук очрашуда катнашучылар Иске Кулаткы районы башлыгы булып эшләгән милли җанлы хәйрияче һәм меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес Эдуард Әнвәр улы Ганеев турында якты истәлекләре белән бүлештеләр, татар милләте өчен башкарган күпкырлы хезмәтләрен искә алдылар. Быел 15 январьда аңа 70 яшь тулган булыр иде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*