tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре бәйрәм концерты белән тәмамланды
Васил Шәйхразыевның Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре бәйрәм концерты белән тәмамланды

Васил Шәйхразыевның Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре бәйрәм концерты белән тәмамланды

26-27 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсендә булды. Биредә Милли Шура рәисе Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм дин әһелләре белән эшлекле очрашулар үткәрде.

Кичен милләттәшләребез Мәскәү өлкәсе иҗат коллективлары оештырган концерт карады. Орехово-Зуево үзешчәннәре белән бергә Казан филармониясе артистлары Сөмбел Билалова һәм Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*