tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә намазны дөрес уку буенча бәйге узды
Әлмәттә намазны дөрес уку буенча бәйге узды

Әлмәттә намазны дөрес уку буенча бәйге узды

Әлмәттә беренче тапкыр намазны Хәнәфи мәзһәбе буенча намазны дөрес уку бәйгесе узды. Чара Агросәнәгать бистәсенең “Нурлы” мәчетендә оештырылды.

Шәһәр мәчетләренең ундүрт имамы үз белемнәрен гамәлдә кулланып – Хәнәфи мәзһәбе буенча 2 рәкәгать җәмәгать намазын ничек дөрес итеп үткәрергә икәнлеген күрсәтте. Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкләгән мәртәбәле жюри камәтне дөрес итеп әйтүгә, намазга ният кылуга, шулай ук тәсбих тарту – Аллаһны зурлауга һәм мактауга, намазны дога кылып тәмамлауга бәя бирде. Рөстәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, Әлмәт мөхтәсибәте күп кенә кызыклы проектларның башында тора һәм әлеге бәйге дә искәрмә түгел.

– Безнең Татарстанда мондый бәйгеләрне күбрәк яшьләр арасында үткәрү тәҗрибәсе бар, шулай да Әлмәт имам-хатыйблары арасында мондый чара беренче тапкыр уздырыла. Әгәр берәр мөхтәсибәт бу бәйгене үзләрендә үткәрергә карар кылса, без, әлбәттә, ярдәм итәргә әзер, – диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Бәйгедә катнашучыларның сүзләренә караганда, бу ярыш имамнарны тагын да берләштергән һәм аларның Хәнәфи мәзһәбе буенча намазны дөрес укуларына ышанычын ныгыткан.
– Хәнәфи мәзһәбе – Татарстанда төп дини мәктәп, һәм без – мөселманнар – бер мәзхәб буенча барырга тиеш. Һәркем үз фикерен белдерә башласа, аңлашылмаучанлыклар башлана, – дип билгеләп үтте Түбән Мактаманың «Марс» мәчете имамы Әмир хәзрәт Госманов.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Мактаманың «Марс» мәчете имамы Әмир хәзрәт Госманов, икенче урынны беренче мәхәллә имамы Нияз хәзрәт Минсабиров, өченче урынны Бигаш мәчете имамы урынбасары Рәзыйф хәзрәт Фәтхуллин алды.

– Бу төбәкнең мөхтәсибәте һәм казые буларак, мин үз имамнарым эшеннән бик канәгать. Бүген Түбән Мактаманың, беренче мәхәлләнең һәм Бигаш мәчете имамы алдынгы урыннар яулады. Мин шулай ук башка мәхәлләләрдән дә канәгать, Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын. Алар намазны ничек итеп дөрес укырга икәнлеген күрсәтте, – диде чара ахырында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, әлеге имамнарның яшьләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтеп.

Исмәгыйль хәзрәт шулай ук мондый бәйгеләрнең авыл мәчетләре имамнары, мәхәллә кешеләре арасында да үткәреләчәген хәбәр итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*