tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилеена багышланган фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашты
Данис Шакиров Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилеена багышланган фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашты

Данис Шакиров Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилеена багышланган фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашты

Бүген Биектау районында танылган галим, теолог, фәлсәфәче, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилеена багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

Мәшһүр якташыбыз Кече Кавал авылыннан, милләтебез өчен зур эшләр башкарган шәхес. Районның дүртенче мәктәбе аның исемен йөртә, конференция дә биредә үткәрелде.

Фәнни җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Мусина Гөлия Фәргать кызы, Мәгарифне үстерү институтыннан Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, “Апанай” мәчетенең имам – хатыйбы Сабиров Нияз хәзрәт һ.б. мәртәбәле кунаклар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*