tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан – ИХОның яшьләр башкаласы» программасы кысаларында Казанда арт-объектны ачу планлаштырыла
«Казан – ИХОның яшьләр башкаласы» программасы кысаларында Казанда арт-объектны ачу планлаштырыла

«Казан – ИХОның яшьләр башкаласы» программасы кысаларында Казанда арт-объектны ачу планлаштырыла

«Булачак арт-объектның эскиз проектын эшләүгә конкурс башланды. Конкурста катнашу өчен архитекторлар, дизайнерлар, рәссамнар һәм скульпторлар чакырыла. Гаризалар 18-35 яшьлек иҗади төркемнәрдән кабул ителә.

Концепцияне эшләүгә 3 атна бүлеп биреләчәк, ә март ахырында иң яхшы концепция өчен халык тарафыннан тавыш бирү узачак. Тавыш бирү 2022 елның маенда гамәлгә ашырылачак.

«Яңа арт-объект безнең гореф-гадәтләребезне, төрле мәдәниятләрнең бердәмлеген чагылдырырга, буыннар бәйләнешен ассызыкларга һәм киләчәккә омтылган яшьләрне гәүдәләндерергә тиеш.  Заманча булу һәм Казанны төрле яшьләр өчен мөмкинлекләр территориясе буларак ачу», – дип билгеләп үтте Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе, программа кысаларында төп чараларны оештыручы Дилбәр Садыйкова.

Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин.

Гариза бирү кампаниясе 2022 елның 9 мартына кадәр дәвам итәчәк. Гариза бирү өчен [email protected] электрон почта адресына түбәндәге мәгълүмат җибәрергә кирәк: төркемнең барлык катнашучыларының исем-фамилияләре, яше, белеме (уку йорты, тәмамлау елы), шәһәре.

Конкурсны үткәрү буенча элемтә өчен җаваплы зат: Ермачкова Анжелика-ДБУ «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге»нең яшьләр белән эшләү буенча белгече, тел.: 8 (937)280-71-07.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*