tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Казанда ифтар ашы уздырды

Тәтеш районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Казанда ифтар ашы уздырды

Татарстанның Тәтеш районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, «Колос» агрофирмасы директоры Римма Сафиуллова замана белән атлаучы ханымнарның берсе. Аның тырышлыгы белән башкарылган эшләрнең саны бихисап.​ Бүгенге көндә Римма Гомәр кызы дөньяви һәм дини тормышны бергә үреп алып бара.​ Акыллы, төпле фикер йөртеп эш итүе белән ул милләтебез һәм динебез үсешенә бәһасез өлеш кертә. Изге Рамазан аенда Римма Гомәр кызының игелекле, саваплы эшләре, үткәргән​ ифтар ашлары күпләргә үрнәк булып тора.​ ​ Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.​

Римма Гомәр кызы Казанда фикердәшләрен бергә җыйды.​ Мәҗлестә Бөтенроссия мөселман татар хатын-кызлар рәисе Наилә Җиһаншина, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый​ оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Ульяновск өлкәсеннән делегация – мөселман хатын-кызлар союзы​ рәисе Асия Мөлекова​, Ак калфак ” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рүзия Хәлимова, “Дин дәресләре” мөгаллимәсе Нурия Татлыева катнаштылар. Татарстанның Чүпрәле районы Иске Ишле авылында туып үскән, хәзер Казанның абруйлы абыстае Фирүзә ханым тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде һәм Коръән Кәримнән дога укыды.
Мәҗлестә шулай ук эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, Йөрәктән йөрәккә” хәйрия фонды президенты, “Мама” халыкара хәйриячелек берлеге әгъзасы Тереза Камил кызы Исхакова да катнашты һәм мәҗлестә катнашучыларны Рамазан ае белән котлады.
Милләттәшләребез​ бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Рәхмәт сиңа, Римма ханым. Кылган игелекләреңнең әҗер-савапларын күрергә насыйп булсын.​ Тоткан уразалар кабул булсын! Амин.

Рузия Хәлимова,
“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*