tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда шигърият бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде
Тубылда шигърият бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

Тубылда шигърият бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

Халыкара туган тел көненә багышланган «И туган тел, и матур тел» шигърият бәйгесе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә 16 нчы апрель көнне үтте.

Шигърият бәйгесендә Тубыл шәһәре мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан, Тубыл районы мәктәпләреннән укучылар катнаштылар. Төрле яшь категорияләрдә катнашучылар арасында күпчелеге беренче төркемдә булдылар.

7 яшькә кадәр катнашучылар балалар бакчаларыннан килгәннәр. Алар рус, татар телләрендә бөек шагыйрьләребез – Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Бәйге татар шигъриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уятучы тәрбиячеләр, укытучылар, әти-әниләрнең тырышлыгын күрсәтте.

Бәйгенең жюри рәисе Мәдинә Уразмәтова, әгъзалары: профессор Гүзәл Фәйзуллина, тарих фәннәре кандидаты әйтүнә Тычинских бәйгедә катнашучыларны, җиңүчеләрне ихлас котладылар.

Бәйгегә ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килүче балаларга, аларның укытучыларына, шигърият конкурсын оештыручы себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйге тәмамланды, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. Быел да истә калырлык чыгышлар, ихластан, сәнгатьле итеп укый белгәннәрнең сөйләм осталыгы сокланырлык булганы турында әйтелде.

Римма Умитбаева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*