tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайланды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайланды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайланды

Бүген, 29 апрельдә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына конгрессның Казан бүлегеннән делегатлар сайланды.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды. Ул  катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Башкарма комитет җитәкчесе катнашучыларны съезд программасы белән таныштырды һәм секция утырышларында каралачак мәсьәләләр турында сөйләде.

– Безнең өчен 2022 елның иң истәлекле даталары арасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы. Съездның дискуссион мәйданчыкларында татар халкының үсеше, мәдәният һәм фән хакында фикер алышу көтелә. Шулай ук биредә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләшенәчәк, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Бүген татар интеллигенциясе вәкилләре, галимнәр, күренекле җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, дин әһелләре съездда катнашу өчен делегатлар сайлады.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе, академик Индус Таһиров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Татарстан республикасының “Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борханов, “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Республика иҗтимагый оешмасы рәисе
“Ак калфак” татар хатын-кызлары Кадрия Идрисова, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм башкалар катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Татарстан районнарында делегатлар сайлау турында сөйләде.

– Татарстанның һәр районында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмалары эшләп килә. Съездда республика районнарыннан 58 делегат катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә сайлаулар тәмамлана, – дип билгеләп үтте ул.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе, академик Индус Таһиров съездны үткәрү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

-Бүген биредә милләтебезгә чын-чынлап хезмәт итүче шәхесләр җыелган. Киләчәктә дә җиң сызганып үз халкыбыз өчен хезмәт куябыз икән, димәк, без үз бурычыбызны үтәдек, – дип билгеләп үтте Индус Ризакович.

 

 

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 16нчы мартында үткән утырышында, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына һәм конгрессның 30 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын 30нчы июль – 3нче август көннәрендә уздыру турында карар кабул ителгән иде.

Ләйсән Хәерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*