tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының оешуына 30 ел
Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының оешуына 30 ел

Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының оешуына 30 ел

28 апрель көнне, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының 30 еллыгына багышланган чаралар узды.

Көн дәвамында барган чара секцияләргә бүленгән иде. Аларның берсе – «Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль проблемалары» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды. Әлеге чарада якташларыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин да катнаштылар. Аларның икесенә дә “БДПУның шәрәфле профессоры” исеме бирелде.

Икенче өлештә 30 ел дәвамында университетның татар кафедрасын тәмамлаучы студентлар, кафедра ветераннары чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрик итеп, Васил Габтелгаяз улының сәламнәрен җиткерде һәм кафедрага БТК-ның кыйммәтле бүләген – ноутбук тапшырды.
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале
Гәрәева Раушания Рәүф кызы, Буранбаева Лилия Вәлиәхмәт кызы һәм Заманова Снежана Фәрит кызы, Ногманова Альмира Әфтах кызына тапшырылды.
Мансуров Илсур Сәлихҗан улы “Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесенә ия булды.

Аннары бәйрәм БДПУның концерт залына күчте. Татар кафедрасын котлар өчен, сәхнәгә Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте шура рәисе Үтәшева Римма Әмир кызы, БР Дәүләт Җыелышы депутаты Әсәдуллин Раил Мирвай улы, университет җитәкчелеге чыкты.
Соңыннан тамашачылар күркәм концерт программасы карадылар.
Айдар Галимов, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Флера Шәрипова,
Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары белән беррәттән,
сәхнәдә БДПУ студентлары һәм Уфа шәһәренең 65-нче санлы татар гимназиясенең укучылары килгән кунакларны үз чыгышлары белән сөендерделәр.

Филология фәннәре докторы, доцент, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар филологиясе кафедрасы мөдире Илшат Насиповны, кафедра укытучыларын, ветераннарын, студентларын татар кафедрасының 30 еллыгы белән тагын бер кат кайнар котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә татар милләте өчен көчле кадрлар үстерүегез дәвамлы булсын дип телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*