tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков эш сәфәре белән Ханты – Манси Югра төбәгендә булды
Илгиз Халиков эш сәфәре белән Ханты – Манси Югра төбәгендә булды

Илгиз Халиков эш сәфәре белән Ханты – Манси Югра төбәгендә булды

Ханты – Манси Югра төбәгендә эшлекле сәфәр кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияте активлары белән очрашты. Мөхтәриятнең эшчәнлеге белән танышты.

Очрашуда Ханты – Манси Югра төбәге Диния нәзарәте мөфтие Саматов Таһир Габделхак улы, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе Ульбеков Рафаил А., Ханты – Манси Югра Төбәк татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Садыйков Риф.Р, “Сандугач” җыр – бию ансамбле җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын – кызлар берлеге рәисе Җиһаншина Нурия Ә., татар ” Якшәмбе” мәктәбе мөгаллимәсе Алсу Гайнетдинова һәм Фәнил Габдрахмановлар бар иде.

Кыска гына очрашу барышында Сургут активлары үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Шәһәрдә ни өчен татар сыйныфлары ача алмауларын, мәдәни чаралар оештырыр өчен шәһәр хакимиятенең ярдәм күрсәтмәвен, шәһәрдә татар урамнарын булдыра алмау, милләтебез каһарманнарына һәйкәл куя алмау сәбәпләрен һ.б аңлаттылар. Әңгәмә барышында активларның күңелен борчыган сорауларга җавап табылды. Илгиз әфәнде күп кенә сорауларның чишү юлларын атады, Татарстан Республикасы, Татарстан Республикасы Бөтендөнья татар конгрессы белән уртак проектлар өстендәге эшчәнлекне дәвам итү, яңаларын булдыруны хуп күрде. Очрашу Жәмигъ мәчетендә дәвам итте.

Алдагы ике көндә Илгиз Илдар улы Халиков эшлекле сәфәр белән Ханты – Манси һәм Нефтеюганск шәһәрләрендә дә булырга өлгергән иде инде.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО – Югра
Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*