tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү бәйрәме парады: Җиңелү белмәс буынның варислары булуы белән горурланабыз
Җиңү бәйрәме парады: Җиңелү белмәс буынның варислары булуы белән горурланабыз

Җиңү бәйрәме парады: Җиңелү белмәс буынның варислары булуы белән горурланабыз

 

Бүген Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә тантаналы парад узды. Биредә 1 меңнән артык хәрбидән, 24 берәмлек техникадан торган Казан гарнизоны гаскәрләре үтте.

Иң элек, гадәттәгечә бәйрәмгә РФ Президенты, Россия Кораллы көчләре баш командующие Владимир Путин старт бирде. Аның чыгышын меңләгән казанлы зур экраннардан күреп тыңлады. “Без җиңелү белмәс, батыр буынның варислары булуы белән горурланабыз. Безнең бурыч – нацизмны җимерүчеләр турында истәлекне саклау һәм глобаль сугыш кабатланмасын өчен барысын да эшләү”, – диде.

“1945 елның 9 мае бердәм совет халкының җиңүе, бердәмлеге, рухи көче, фронтта һәм тылда каһарманлыгы үрнәге буларак дөнья тарихына мәңгелеккә язылган. Россиядә сугыш михнәте кагылмаган бер гаилә дә юк. Аның турында хәтер сүрелми”, – диде Россия Президенты.

Путин хәзер дә Донбасстагы кешеләр, Ватанның иминлеге өчен көрәш баруын искәртте. “Сез Ватан, аның киләчәге өчен көрәшәсез”, – диде Путин. Украинада махсус хәрби операция башлауны “бердәнбер дөрес карар” дип атады.

Ул “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларның һәлак булган солдат портретларын тотып баруларын билгеләп узды. “Якыннарыбызның каһарманлыгы, якты истәлеге алдында баш иябез”, – диде Владимир Путин. Россия Президенты игълан иткән бер минут тынлыктан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

“Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, хөрмәтле татарстанлылар! Күп милләтле халыкның немец-фашист баскынчыларын җиңүенең 77 нче еллыгы белән котлыйм. Җиңү көне мәңгелек әхлакый ориентир булып калачак. Сугыш ветераннарына ихтирамыбызны күрсәтү – уртак бурычыбыз. Күрсәткән хәрби һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иябез”, – диде.

“Бүген Җиңү һәм Ватан азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткәннәрне, заводларда, басуларда фидакарь хезмәт куйганнарны, фашист тоткынлыгында газапланган, ачлыктан интеккәннәрне берәмләп искә алабыз. Безнең халык Җиңү өчен зур, кайтарып булмаслык бәя түләде”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент фронтка республикадан 700 меңнән артык кеше киткәнен, шуларның яртысыннан артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаганын әйтте. “Шуңа карамастан, халык бирешмәде, нык торды”, – дип белдерде.

Ул бүген дә Путин җитәкчелегендә Россия армиясе саклану мөмкинлекләрен тагын да ныгытуын, Ватанны саклавын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов бүген сугыш ветераннары оныклары, оныкчыклары үзләренең хәрби бурычын Украинада үтәвен искәртте. “Махсус операциядә катнашучылар һәркайсы югары җаваплылык бурычын аңлыйдыр дип ышанам. Җиңү безнең якта булачак. Сугыш батырларына мәңгелек дан!” – диде.

Президент чыгышыннан соң гаскәриләр һәм техника парады башланды. Җиңү байрагын Казан югары танк училищесы курсанты Марсель Гобәйдуллин тотып барды, аның бабасы 1941 елда Мәскәүдә көрәшкән һәм Берлинны алуга өлеш керткән.

Аннары мәйдан буенча 24 берәмлек хәрби техника әйләнеп үтте. Башта заманча БТР-82А, БТР-70М, БТР-80 хәрби машиналары, аннары Бөек Ватан сугышы чоры танклары, «Катюша» һәм заманча техника колоннасы, ретроавтомобильләр кузгалды. Ике Т-34-85, шул исәптән легендар «Колхозник Татарии” һәм ИС-3 танклары.

Алга таба мәйдан уртасына Җиңү бәйрәменә багышланган җырлар тезмәсендә биюле, театральләштерелгән пролог күрсәтелде. Җиңү бәйрәме турындагы русча җырларга татарча куплетлар да иҗат ителгән.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*