tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә сәләтләрне барларга ярдәм итүче милли очрашу узды
Төмәндә сәләтләрне барларга ярдәм итүче милли  очрашу узды

Төмәндә сәләтләрне барларга ярдәм итүче милли очрашу узды

Тубыл шәһәренең «Себер һөнәрчелеге һәм кәсепләре» музеенда халкыбызның традицион һөнәрләренә багышланган шәһәр осталары белән очрашу узды. «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар ешмасы рәисе Айсылу Юнусова һәм вәкилләре, Тубыл шәһәре тарих-архитектура музей-тыюлык бүлеге мөдире, экскурсияләр оештыру буенча баш белгеч Яна Абдуллина бу игелекле чараны оештыру максаты белән кунакларны таныштырдылар.

Айсылу Юнусова катнашучыларны сәламләп: «Оста куллы якташларыбыз белән очрашу үткәрүне күптән планыбызга керткән идек. Бүгенге очрашуда тәҗрибәле оста куллы якташларыбыз арасында яшьләрнең дә катнашуларына шатландым. Интерактив остаханәсендә татарча яулык бәйләргә өйрәтүче, милли күлмәкләр һәм баш киемнәре сатучы «Риана» кибетенең җитәкчесе Зөһрә Нигъмәтуллина, кул эшләре белән шөгыльләнүче Хәят Абдуллинага, ветеран укытучы Гөлфәния Карымовага, милли курчаклар, Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш әсәрләре буенча татар теле дәресләрендә курчак театры оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан Банисә Ниязовага, чарада катнашкан шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләремне белдерәм», – диде.

Татар мәдәниятенә, теленә мәхәббәт уяткан укытучы Банисә Ниязованың татар, рус, чуваш киемнәрендәге курчакларын тамашачылар кызыксынып, сокланып карадылар.

Күргәзмә элекке 50 номерлы балалар йорты бинасында үткәнгә, монда эшләүчеләр, балаларны хезмәткә, кул эшләренә өйрәтеп, аларга яхшы тәрбия биргән җитәкчеләре Гөлсем Гайсина, тәрбиячеләр һәм әнисе турында чарада катнашкан Гөлшат Нуретдинова сөйләде.

Ветеран укытучы, өлкә һәм шәһәр күләмендә кул эшләре белән танылган 74 яшендәге Гөлфәния Карымова кул эшләренә өйрәткән, тамырлары Татарстаннан булган әбисен җылы сүзләр белән искә алды. Ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Гөлфәния апа өлкә һәм шәһәр күләмендә танылган кул остасы. Әйтерсең, аның кулларыннан гөлләр тама. Аның милли киемнәрдәге курчаклары, ялтыравыклы милли бизәнү әйберләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чарада катнашучы шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин «Оста куллар» күргәзмәсен оештыручы Яна Абдуллина белән Айсылу Юнусовага рәхмәтләрен белдерде. Мәдәни мирасыбызны саклап калуда, шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнашкан «Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнусовага Рәхмәт хаты тапшырды. Яна Абдуллина: «Тубыл шәһәре талантлы якташларыбызга бай. Аларны халыкка таныту – безнең төп максатыбыз. Һәр милләтнең үз иҗаты, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, тарихы, һөнәрчелеге бар, менә шуны онытмыйк, аларга хөрмәт белән карыйк», – дип сөйләде.

Аннары татар халкының кунакчыллыгын күрсәтеп, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары тамашачыларны һәм кунакларны милли ризык тулы чәй табынына чакырдылар. Айсылу Әптелмән кызы матур тавышы белән мөнәҗәтләр башкарып, бу чарада катнашкан һәр кул остасына, милли табын әзерләүдә ярдәм күрсәткән Равилә Фазыйлова, Нәсимә Корманова, Людмила Кәримова, татар җырларын башкарган Роза Яхинага рәхмәтләрен белдерде.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*