tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дүрт телдә нәшер ителгән китап тәкъдим итәләр
Казанда дүрт телдә нәшер ителгән китап тәкъдим итәләр

Казанда дүрт телдә нәшер ителгән китап тәкъдим итәләр

18 августта Татарстан Милли китапханәсендә дүрт телдә басылган «Туган Батыр риваятьләре» китабының презентациясе була.

Бу повесть-әкият рус, татар, инглиз һәм гарәп телендә, дип ачыклык кертәләр Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.

Презентациядә китап авторы – Зөлфәт Хәким һәм проект авторы – «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов чыгыш ясаячак.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*