tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы җитәкчелеге Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе белән танышты
Татарстан Республикасы җитәкчелеге  Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе белән танышты

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанга эш сәфәре кысаларында Сәмәй шәһәренең Татар сәнгать мәктәбенең яңа бинасында булды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. Алар яңартылган классларны карадылар, милләттәшләребез белән очраштылар.

Мәктәп быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә.Татар сәнгать мәктәбенә профессиональ музыкант, баянчы, педагог, композитор-җырчы һәм татар халык ансамбльләре җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов нигез салган.

Элек уку йорты балалар бакчасы территориясендәге борынгы бинада урнашкан булган. 25 елдан артык вакыт эчендә Семипалатинскның Татар сәнгать мәктәбе Казахстанда гына түгел, гомумән, Татарстан Республикасының төрле регионнары арасында шундый беренче һәм бердәнбер мәктәп булып тора.

Хәзерге вакыттта мәктәп зур, яхшы һәм якты бинада урнашкан. Анда төрле милләт балалары белем ала. Биредә татар, казах, рус, яһүд, алман, әрмән һәм башка милләттән булган 250ләп укучы төрле халык җырларын, декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнәләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*