tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Североморск шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Североморск шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Североморск шәһәренә килде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсенә эш сәфәре вакытында Североморск шәһәренә килде.

Биредә ул Североморск шәһәре ябык административ-территориаль берәмлеге башлыгы Олег Прасов белән очрашуда катнашты.

Олег Прасов Татарстан делегациясен Мурманск өлкәсендә күрүенә шат булуын белдерде.

Васил Шәйхразыев үзенең чыгышы вакытында  Мурманск өлкәсендә 6 меңнән артык татар яшәгәнлеген билгеләп үтте.Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләп килүче татар оешмалары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

 



Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*