Быел Алабуга сабантуенда абсолют батыр булып калган татар егетен Иван Шарыгинны шәһәрнең 2 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренерлар киңәшмәсендә еш күрергә туры килде. Аз сүзле, тышкы кыяфәтен күрсәтергә чәчрәп тормаган ир-ат булганагамы, моңарчы әңгәмәбез куермаган иде. Ә менә быел сабантуенда мәйдан тотып, барлык көндәшләрен санаулы минутлар эчендә җиңелергә мәҗбүр иткәч, сөйләшүебез кызып китте.
-1987 елда чал Алабугада тудым. Спортка килүем мәктәп елларында ук булды. Республиканың атказанган тренеры Рафис Әхмәтгәрәевта дзюдо буенча шөгыльләнергә уйладым. Тәүге тапкыр ап-ак кимоно киеп, билбау бәйләгәнем әле дә истә. Кызыктыручан тренер иде ул, әйтерсең, минем өчен чын спорт дөньясын ачты… Һәм, аның кулы астында, 15 ел (!) шөгыльләнгән вакытым искән җил кебек сизелми дә үтеп китте.
-Бүгенге көнгәчә, алты ел, спорт мәктәбендә дзюдо төреннән яшь буынга тәрбия биргәнегез билгеле. Өйрәнчекләрегезгә иң кирәкле сыйфат нидән гыйбрәт дип саныйсыз? Һәм иң истәлекле бәйгегезне хәтерлисезме?
-Хәзерге чорда балаларны нинди дә булса спорт төренә җәлеп итү, үрнәк спортчы әзерләү җиңел эш түгел… Мисал өчен, Россиянең спорт остасы исемен алу өчен үземә, шәхсән, дистә елдан артык төрле бәйгеләрне дәгъваларга, җиңәргә туры килде. Спортчыга иң мөһиме ул- максатчанлык (!), әйткән сүзендә, алга куйган планында нык тору. Бу уйларымны теләсә нинди спорт төрендә дә иң кирәкле шәй дип саныйм. Миңа калса, кадерле әтиемнән Георгий Ивановичтан һәрдайм үрнәк алырга, аңа ошарга тырыштым мин. Ул, бүгенге көндә дә шәһәрнең Техник-транспорт идәрәсендә (УТТ) эшләп йөри, Татарстанның атказанган нефетьчесе дигән мактаулы исемне йөртә. Сөекле әнием – Любовь Никитична балалар хастаханәсендә шәфкать туташы. Беренчесеннән төгәллек һәм җаваплыллыка өйрәнсәм, икенчесеннән һәр эшне “акылына” җиткереп, матур һәм сыйфатлы итеп төгәлләргә күнектем.
Иң истәлекле көннәремне искә төшергәндә, 2008 елда Италиядә профсоюз оешмасы уздырган Җәйге ярышларны искә алам. Аннан җиңү яулап кайттым. Шулай ук, икенче сөенечле вакытым: ел ярым елек улым Алексейның бу фани дөньяга беренче аваз салуы булды. Һәм, билгеле инде, бар төбәкне яңгыратып, татар милли көрәшеннән беренче тапкыр пәһливан исеменә лаек булуы иде…
-Әллә Сезгә, зур мәйданнар тотарга, яшертен генә, берәр нинди ысул яки сихри-ырым белән тормыш иптәшегез дә булышлык итәме? Әллә ул да сезнең кебек чын спорт дөньясы белән яшиме?
-Юк… Тормыш канаткаемның берсе- Людмила Николаевна спортка кагылышлы һөнәр иясе түгел. Бүгенге көндә нәниебезне тәрбияләп, өйдә утыра әле… Билгеле инде, мәйданда иң соңгы, авыр, түземлек таләп итә торган минутларда күз карашым белән генә булсада кадерлеләремә дә күз сирпеп алырга онытмыйм мин. Кайвакытта аларның бер елмаюлары да, ничектер, тагында тәвәккәллек өсти кебек…
Әңгәмә ахрында “Иван-пәһливаныбыз” тиздән булачак авыл спортчылары Спартакиадасында катнашырга теләген белдерде. Миңа калса, тренер бу юлыда сынатмас шикелле. Чөнки, сабантуенда келәмдә ян-як арбитор (хөкемче) буларак аның бил алышканын күзәтергә туры килде. Кем әйтмешли, шул мәлне: “Әле, дары савытында дарысы коры икән!..”- дип уйлап куйган идем.
Рафис Заһидуллин, Алабуга каласы
Рәсемнәрдә: Алабуга районы хакиме Геннадий Емельяновның Иван Шарыгинны котлау мизлелләре.