tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли китапханәсендә зур аншлаг белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның гаилә кыйммәтләренә багышланган очрашуы узды
ТР Милли китапханәсендә зур аншлаг белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның гаилә кыйммәтләренә багышланган очрашуы узды

ТР Милли китапханәсендә зур аншлаг белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның гаилә кыйммәтләренә багышланган очрашуы узды

Кичә, Рабигыль-ахир аеның 15нче көнендә (10нчы ноябрьдә), Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның рус телендә басылып чыккан “Уроки семьи” китабын укучыларга тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге чарага күпләп яшьләр, шәкертләр, гаилә корырга әзерләнүчеләр, Казан шәһәренең мәчетләренә йөрүчеләр, китап сөючеләр килде. Шунысын билгеләргә кирәк, урыннар бер көн кала ук беткән иде инде.

Очрашу яңа китапның эчтәлеге буенча фикер алышу, сорау-җавап кичәсе форматында узды. Ул аның исеменә туры китереп, бүгенге мөселман гаиләсе кыйммәтләренең төп төшенчәләре буенча сөйләшүдән башланды. Рөстәм хәзрәт аудитория белән җанлы әңгәмә алып барды. Яшь егетләр-кызлар гаилә проблемалары буенча ачык һәм аңлаешлы телдә җаваплар, аңлатмалар бирде.

“Гаилә дәресләре” дип исемләнгән китапның тышлыгында күрсәтелгән төп мәсьәләләргә тукталып, бу әсбапның күптәннән кирәк булуы, моны әзерләп бастыруның күптәнге хыял булуын, аның гаилә сораулары буенча киңәш алырга килгән барлык кешеләргә зур бүләк булуын искәртте. Ул яшьләр өчен дә, олылар өчен дә, гаилә корган яки кормаган кардәшләребез өчен дә, хәтта мөселман булмаган кешеләр өчен дә файда китерә торган китап. Шуны истә тотып, әлеге басманы очрашуга килүчеләр арасында уйнату да оештырылды.

Гаилә дәресләре буенча китап 2013нче елдан Рөстәм хәзрәт тарафыннан гаилә проблемаларын күтәреп оештырылган дәресләргә нигезләнеп төзелгән. Аның төп нигезен ир-атларның да, хатын-кызларның да бурычларын аңлаткан Коръәннең аятьләре, Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләре тәшкил итә.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә күтәрелгән төп сораулар гаиләдә сәламәт һәм гармонияле үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруда, мөнәсәбәтләрне яхшырту, никах, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары хакында, ислам диненең бу мәсьәләләргә зур әһәмият бирүе хакында барды. Автор берничә ел дәвамында алып барылган социологик тикшеренүләргә нигезләнеп, хәзерге гаиләләргә җитеп бетмәгән сыйфатларны атады, вакытны һәм эшне дөрес бүлү, никахка кадәр килешүләр төзү, хәләл юл белән акча табу һәм аны дөрес итеп тоту, кешеләр алдында, туганнар, балалар, күршеләр янында үз-үзеңне тоту турында киңәшләрен бирде, аерылышу, мирас төшенчәләрен кузгатты. Ике сәгатьлек очрашуны катнашучылар бик игътибар белән тыңлады. Үз чиратында, оештыручылар 200-дән артык кеше сыйдырышлы зур залда матур кичә уздыру мөмкинлеген тудырган китапханә җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашуга килә алмаучылар китапны җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ биреп үзендә булдыра ала. Интернет-кибет: huzurshop.ru

Шулай ук Казан шәһәрендә яшәүчеләр “Хозур” нәшрият йорты кибетләренә мөрәҗәгать итә ала.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*