tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Затлы мәҗлес»нең чираттагы утырышы узды
Казанда «Затлы мәҗлес»нең чираттагы утырышы узды

Казанда «Затлы мәҗлес»нең чираттагы утырышы узды

Рабигыль ахыр аеның 15 нче көнендә Галиев мәчетенең конференц-залында Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылган «Затлы мәҗлес» проектының чираттагы очрашуы узды.

«Затлы мәҗлес» проектының үзенчәлеге шунда, ул гадәти лекцияләр форматында түгел, ә дин турындагы дустанә сөйләшүләр рәвешендә үткәрелә.

Кичәге очрашу «Борчулы уйлар» темасына багышланган иде. Кичәне оештыручылар борчылуны җиңәргә ярдәм итүче техникалар белән уртаклашты. Очрашуның иң истә калырлык, күңелләрне җылыта торган өлеше мөслимәләрнең аралашуы белән бәйле булды.

Кичә ахырында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова, проблемаларны хәл итү өчен, Аллаһка тәвәкәллек итәргә кирәклеге турында лекция сөйләде. Чираттагы «Затлы мәҗлес» Кабан күле буенда саф һава сулап йөрү белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*