tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” исемле бәйге узды
М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” исемле бәйге узды

М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” исемле бәйге узды

25 гыйнвар көнне М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” исемле бәйге оештырылды. Быелгы конкурс Русиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына багышланган иде.

“Буыннар сабагы”ның үзенчәлеге татар теле укытучысы, филология факультетында белем алучы студент һәм укучы катнашуында.

Бәйге визит карточкасы, түгәрәк өстәл, укытучы-остазның мастер классы, укучы һәм студентның проект яклау этапларыннан торды. Татар теле укытучысы Ирина Ергизова, Каран мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә БДПУ да белем алучы Алина Сабитова һәм шул ук мәктәпнең 11 сыйныфында укучы Дарина Ергизова конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, җиңүче исемен яуладылар. Өчесе дә Бүздәк районы кызлары.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәр катнашучыга Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз!
Чараны оештыручыларга аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*