tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Нарьян-Мар шәһәренең туган төбәкне өйрәнү музеенда булды
Васил Шәйхразыев Нарьян-Мар шәһәренең туган төбәкне өйрәнү музеенда булды

Васил Шәйхразыев Нарьян-Мар шәһәренең туган төбәкне өйрәнү музеенда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Ненец автономияле округында. Бүген ул Нарьян-Мар шәһәренең туган төбәкне өйрәнү музеенда булды.

Туган төбәкне өйрәнү музее – Ненец автономияле округының иң борынгы музее, төбәк тарихы һәм мәдәнияте буенча фәнни-тикшеренү һәм агарту үзәге. Ул 1934нче елда оешкан. Бүгенге көндә музейда 30 000нән артык экспонат бар, алар җирле халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен тулысынча күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Музей эшләгән еллар эчендә уникаль фәнни китапханә формалашты, анда төбәкнең тарихы һәм традицион мәдәнияте турында иң тулы китаплар тупланган.Экспозиция залларының гомуми мәйданы 1 272 кв. м. тәшкил итә. Күргәзмәләр төбәкнең табигате турында, тормышы, көнкүреше һәм мәдәнияте турында сөйли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*