tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солдатлар өчен папаха тегәләр
Солдатлар өчен папаха тегәләр

Солдатлар өчен папаха тегәләр

Башкортстанның Стәрлебаш районында “Шьем для всех” остаханәсендә көн саен эш гөрли. Биредә волонтер хатын-кызлар, кул эше осталары мобилизацияләнгән якташлары өчен кием-салым тегәләр.

Шушы көннәрдә алар яңа төр кием тегә башлаганнар – ул папаха. Бу хакта проектның кураторы Эльвира Хәмидуллина үзенең Вконтакте сәхифәсендә бәян иткән.

“Папаха тегү идеясен Илнара Дәүләтшина тәкъдим итте. Аның тормыш иптәше һәм абыйсы мобилизациягә эләкте. “Кайсыбер мобилизацияләнгәннәр үтенече белән “Шәйморатовныкы кебек папаха” тегик әле”, – диде ул безгә”, – дип язган Эльвира.

Аның сүзләренчә, 21 гыйнварда остаханәнең берничә вәкиле беренче үрнәкләрне эшләп караган. Тиз арада кирәкле материалларны табып, уртак көч белән берничә папаха теккәннәр. Һәм баш киемнәрен ике солдатка тапшырырга да өлгергәннәр. Чөнки узган атнада күңелле вакыйга булган – Стәрлебаш районыннан мобилизациягә эләккән берничә ир-егет отпускка кайткан.

“Бүләккә папаха алган егетләр бик шатланды. Алар күптән инде шундыйрак бүләк турында хыялланган икән. Болай булгач, киләчәктә, кулдан килгәнчә, папахалар тегәргә ният итәбез”, – ди Эльвира Хәмидуллина.

Әйткәндәй, биредә кул осталары солдатлар өчен толстовкалар, йокы мешоклары, тормо-кием һәм башка кирәкле әйберләр тегәләр.

“Әле флис баш киемнәре, госпитальләр өчен постель урын-җир япмалары тегеп беттек. Хәзер йокы мешокларының яңа партиясен тегәчәкбез”, – Эльвира.

Афәрин, кызлар! Күңел җылыгыз белән тегелгән киемнәр солдатларга көч бирсен.

Чыганак: omet-rb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*