tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нарьян-Марда Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды
Нарьян-Марда Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Нарьян-Марда Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Бүген Ненец автономияле округы Нарьян-Мар шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу очрашу Милли Шура рәисенең Россия төбәкләренә эш сәфәре кысаларында булды.

Васил Шәйхразыев Ненец автономияле округы хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде һәм ел саен Федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде.

-2018 елдан башлап төбәкләрдә татар оешмалары белән очрашулар уза, аларда төрле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз,-диде ул.

Милли Шура рәисе НАО хөкүмәтенә әлеге җирлектә җылы каршы алулары һәм биредә яшәгән татарларга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре үзләренең эшчәнлекләре, 2023 елга эш планы турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында  татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм иткән шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты һәм медале тапшырылды.

Әлеге чарада Ненец автономияле округы Губернаторы урынбасары Юрий Хатанзейский, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге йәм Ленинград өләсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Ненец автономияле округы “Туган як” татар-башкорт якташлыгы “Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе” Фәргать Кунакузин һ.б. катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәрендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*