tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөгаллимлек юлында – 50 ел
Мөгаллимлек юлында – 50 ел

Мөгаллимлек юлында – 50 ел

Актаныш районының тәҗрибәле мөгаллиме Дилшат Сәгыйть улы Мөхәммәдиевның педагогик хезмәт юлына 50 ел.

Иҗат дөньясы, уйлап табу сәләте аңа кечкенәдән бирелсә дә, ул вакыттагы мөмкинлекләр аңа сәләтен тулысынча ачарга ирек бирми. Туган авылы Иске Богады урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, нинди юлдан китәргә белми икеләнгән вакытта, үзе дә укытучы булып эшләүче туган тиешле Мөхәлләфә апасы укытучы булырга киңәш итә. Балаларны яратучы Дилшат икеләнеп тормый. Хезмәт юлын 1973 елда Актаныш урта мәктәбендә мастер-инструктор буларак башлап җибәрә. Аннан Кәзкәй, Аккүз, Югары Яхшый мәктәпләрендә хезмәт, физик тәрбия укытучысы булып эшли.

1990 елдан Актанышның 1 нче урта мәктәбендә технология укытучысы булып эшли башлый. 1994 елда исә аны технология укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. 2018 елга кадәр әлеге вазифаны да уңышлы башкара. Укучыларга өстәмә белем бирү максатыннан 2004 елда мәктәп базасында ачылган автомәктәпне җитәкләүне дә Дилшат Мөхәммәдиевкә ышанып тапшыралар. Ел саен 20 – 25 ләп автомобиль йөртүчене әзерләп чыгара.

Дилшат Сәгыйть улы дәресләр вакытында үсмер малайларны тормышта кирәк булган һөнәргә өйрәтергә омтыла. Эш кораллары тотарга өйрәнгән малайларның тормышта югалып калмасын һәркем белә.

Районда техник иҗат юнәлеше килеп кергәч, Дилшат Сәгыйть улы балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү укытучысы булып эшли башлый. Балачагындагы хыялын чынга ашыру өчен мөмкинлек туганга сөенеп, көн саен техник иҗат белән шөгыльләнә. Уйлый, иҗат итә. Укучыларын да шуңа тарта. 50 ел педагогик хезмәт тәҗрибәсе туплаган мөгаллим балаларның иҗади сәләтен үстерүгә, техник белем hәм хезмәт тәрбиясе бирүгә, декоратив гамәли сәнгать төренә өйрәтүгә зур игътибар бирә. Укучылары район, республика, Россиякүләм конкурс, олимпиадаларда, ярыш-бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Дилшат Мөхәммәдиевнең хезмәтләре дә җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнде. Ул Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була. Шулай ук Россия Федерациясенең, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Татарстанның  уйлап табучылар һәм рационализаторлар оешмасының 50  hәм 60 еллыгы уңаеннан юбилей медальләренә, «Мактаулы остаз» күкрәк билгесенә лаек була.

Алмаз РАХМАНОВ,

Актаныш районындагы технология укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*