tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “НижгарСылу” бәйгесе узды
Түбән Новгород өлкәсендә “НижгарСылу” бәйгесе узды

Түбән Новгород өлкәсендә “НижгарСылу” бәйгесе узды

Җир йөзендә, кешелекнең барча милләтләре йолдызлы­гында бер энҗе бар – ул татар кызы. Нәкъ менә шул энҗенең – татар кызларының зәвыклыгын, матурлыгын, сабырлы­гын, уңганлыгын үз эченә сыйдырып, 3 март көнне Уразавыл мәдәният йортында I өлкә “НижгарСылу” бәйгесе киң колач җәйде.

Татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган кызларыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү, милли йөзен саклап калу, телебезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булды­ру, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кайтару максаты белән оештырылган шушы яшьлек, гүзәллек һәм сөйкемлелек бәйрәмен гамәлгә куючылар – өлкә татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе һәм Нижгар татарлары конгрессы.

Чараны матур итеп өлкә татар хатын-кызларының “Ак кал­фак” иҗтимагый оешмасы Кызыл Октябрь муниципаль округы администрациясе, мәдәният һәм мәгариф комитетлары, Ураза­выл мәдәният йорты хезмәткәрләре булышлыгында оештыр­ды. Мәгълүмати ярдәмне өлкә “Туган як” һәм милли округның “Сельские вести/Авылым хәбәрләре” газеталары күрсәтте.

Ачу мизгеле

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп оештырылган “НижгарСылу” бәйгесе милли округның мәдәният система­сы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур тамаша белән башланып китте. Та­нылган җырчы, Рбишча егете Илдус Хар­рясов мөлаем затлар хөрмәтенә үз репер­туарыннан берничә җыр башкарганнан соң, чарага старт бирелде һәм сәламләү сүзе белән сәхнәгә округның җирле үзидарә баш­лыгы Ринат Җәләлов менде. Ул, беренче итеп, барча хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук Кы­зыл Октябрь халкының “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясенә кушылып, мах­сус операциядә катнашучыларга ярдәм итү максаты һәм уртак көч белән кайгыртылган кирәк-яракларны урынына кадәр шәхсән үзе җитәкләп баруына кыскача тукталып үтте. Хәрбиләрнең шушы ярдәмне шатланып ка­бул итүләрен, олы рәхмәтле булуларын һәм Җиңү белән кайтырга өметләнүләрен бел­дерде.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов бе­ренче “НижгарСылу” конкурсының нәкъ менә милли округ җирлегендә, кунакчыл Уразавыл мәдәният йортында узуына аеруча шат икәнен белдерде, бәйгенең озын гомерле булуын теләде. Анардан соң сүз тоткан өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, үз чиратында, барча кунакларны, тамаша­чыларны, бәйге катнашучыларын сәламләп, “НижгарСылу” конкурсының бүгенге буын яшьләренә мәдәни хәзинәләребез ярдәмендә зәвыклы тәрбия бирүдә мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте. Форсаттан файдаланып, Кызыл Октябрь округы мәдәният комите­ты җитәкчесе Әлфия Сәлахованы, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллинаны һәм җырчы Илдус Харрясовны өлкә мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук үз котлау-теләкләрен Спас округының де­путатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов белән Пильна җирлеге татарларының “Нур” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надирә ха­ным Абдулганиева да ирештерде.

Алып баручы вазифаларын үтәү Уразавыл ба­лалар бакчасы мөдире Гөлнара Нәвретдинова белән Пашат мәдәният йорты методисты Гүзәл Алиякберовага йөкләнгән иде.

Конкурсант кызлар

Татар кызы – милләтнең киләчәге, шу- ңа күрә дә ул тырыш, акыллы, нурлы, матур, сәләтле, уңган һәм җитез булырга тиеш. Бу көнне сәхнә түренә күтәрелгән Кызыл Октябрь, Сергач, Пильна, Спас округлары, Дзержинск һәм Түбән Новгород шәһәрләреннән булган берсеннән-берсе сылу, зифа буйлы тугыз кызның һәркайсына югарыдагы сыйфатлар хас иде. Чараны алар Кочко-Пожар мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән эшләнгән гомуми чыгыш белән башлап җибәрде. Менә кайда ул ма­турлык, грация, назлылык һәм тыйнаклылык! Һәр сылуның милли киемнәрдән булуы бу чыгышка аерым ямь өстәде.

Милли округ данын өч катнашучы – Абдул­хамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбенең 9 һәм 10 класс укучылары Элна­ра Абдрәхимова белән Карина Закирова һәм Уразавыл уку үзәге студенты, Куйсуы кызы Айгөл Үмәрова яклады. Сергач округыннан сәхнәгә Кочко-Пожар кызы, Түбән Новгород дәүләт су транспорты университетының 1 курс студенты Алинә Шаипова чыкты. Спас округыннан Татар Моклокасының 11 класс укучысы Илнара Хөсәинова катнашты. Конкурсның иң яшь катнашучыларының бер­се – Пильна округы Сафаҗай мәктәбенең 9 класс укучысы Алия Хәлилуллина иде, аның якташы, Петрякс мәктәбенең 10 класс укучы­сы Алсу Бәширова да бәйгедә уңышлы чы­гыш ясады.

Дзержинск шәһәре данын 20 номерлы мәктәпнең 10 класс укучысы Диляра Фатта­хова якласа, өлкә үзәгеннән төзелеш коллед­жы студенты Лиана Абдуллина катнашты.

Компетентлы жюри

Кызларның һәр чыгышына, сәхнәдә үз- үзен тотышына бәя биргән жюри составын­да Кызыл Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты рәисе Рауф Ваһапов (жюри рәисе), Спас округы вәкиле, сугыш хәрәкәтләре ветераны, күп санлы гуманитар ярдәм оештыручы, өлкә “Туган як” газета­сы гамәлгә куйган “Ел кешесе-2022” исеме иясе, илебез президентының “Команда Пути­на” премиясе лауреаты Таһир Мөхәммәтов, Пильна округы вәкиле, өлкә татар автоно­миясе һәм “Ак калфак” оешмасы активисты, журналист, эшмәкәр, “Медлэнд” клиникасы директоры, иҗади җанлы, күпкырлы шәхес Зөлфия Сәмиуллина, Сергач округының мәдәният үзәге хезмәткәре, дүртенче “Нижгарбикә” конкурсы җиңүчесе Галия Гри­шина, өлкә татар автономиясе партнеры, киң күңелле эшмәкәр, “Мельница” пекарнялар челтәрен булдыручы Дамир Юсипов эшләде.

Исәп-хисапны җирле мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Сылу Насыйбуллина һәм Йол­дыз Әхмәтҗанова алып барды.

Бәйге биремнәре

Ниһаять, ярышларга старт бирелде. Конкурсның һәр баскычы кызларның ае­рым бер сәләтен ача барды. Биремнәрнең беренчесе «Татарлыгым – горурлыгым» дип исемләнгән “Визит карточкасы” иде. Кыз­лар җыр һәм шигъри формада, булышу төркемнәре ярдәмендә үзләре белән ориги­наль итеп таныштырды, күңелләренә ләззәт бирүче шөгыльләре, нинди уңышларга ирешкәннәре һәм нәрсә турында хыял­ланганнары – барын да бәян итте. Замана технологияләре ярдәме белән тамашачылар аларны ишетеп кенә түгел, экрандагы ви­деоларны карап та, туган якларына “барып”, якын кешеләре белән “танышып”, кызларның үзенчәлекләре турында белде.

Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, катнашучы кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышын, костюмнарын, туган телне, үз төбәгенең тарихын, мөһим вакыйга­ларын, шәхесләрен белүләрен исәпкә алып, оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде.

Икенче бирем “БеZ сеZнең белән” дип билгеләнгән иде. Ул бүгенге көндә Украина җирендә барган махсус хәрби операция­не исәпкә алып оештырылды. Конкурсант кызлар хәрбиләр өчен үзкуллап эшләгән әйберләрен: чигелгән яулыкларын, бәйләгән оекбаш-бияләйләрен, шапка-шарфларын, окоп шәмнәрен, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре язылган открыткаларын тәкъдим итте. Үз чыгышларын алар үзәкне өзәрди шигъри юллар, җылы сүзләре белән бизәгән иде. Ә шушы теманы яктыртып әзерләнгән видеопрезентацияләр барганда залда утыру­чылар күз яшьләрен тыя алмады.

Кызлар әзерләгән әйберләр хәрбиләргә ту­ган яктан җылы сәлам булып барып ирешер һәм аларның җиңүгә керткән кечкенә генә өлеше булыр.

Иҗади конкурс биреме бәйгенең иң ма­тур һәм күңелле өлеше иде. Сәхнәдә чын бәйрәм хөкем сөрде. Мәсәлән, Элнара бу­лышу төркеме белән татар халык көйләрен яңгыратып, “Килен төшерү” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте, типтереп биеп тә алды. Айгөл “Әпипә” көе астына матур бию күрсәтте. Алинә иҗади чыгышы өчен заман­чалаштырылган “Күбәләк” биюен сайлаган иде һәм булышу төркеме белән аны бик матур башкарды. Лиана дусты Камилә Абрагимова ярдәмендә татар халык биюен тәкъдим итте. Илнара туганы Гүзәл Кукаева белән “Якын дус берәү генә” җырын сузып, күңелләрне җәлеп итте. Диляраның барлык әниләргә ба­гышлап башкарган “Әнием күзләре” компози­циясе кемне дә битараф калдырмады. Кари­на “Ай, былбылым” татар халык җырын матур итеп башкарды, ә янында былбыл кебек биеп-очып йөргән сеңлесе Азалия аның чыгышына аерым ямь өстәде. Алия белән Алсу үз иҗади номерларын күрсәткәндә, сәхнәдә чын та­маша булды. Ник дисәгез, икесе дә булышу төркемнәре ярдәмендә халкыбызның оныты­лып барган “Аулак өй” һәм “Кагырчын сыдыру” йолаларын тәкъдим итте. Зал тутырып килгән тамашачы дәртле биюләргә, моңлы җырларга, үзәк өзгеч шигырьләргә алкышларын бер ми­нутка да тындырмады.

Иң тәмлесе булган “Хуҗабикә” биремендә дә кызлар сынатмады – берсеннән-берсе тәмле, зур осталык белән әзерләгән милли ризыклар алып килеп, яшь булуларына карамастан, та­тар хатын-кызларының аш-суга уңганлыклары белән дан тоту төшенчәсен раслады.

Элнараның кыстыбые, Айгөлнең чәкчәге, Алинә белән Лиананың гөбәдияләре, Илнараның эремчек кәкәше, Алсуның өчпочмагы, Карина белән Алиянең күптер-мәләре, Диләрәнең коймагы һәм кош теле, алма, чикләвек һәм карлыган бәлешләре – ба­рысы да жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкур­сант кызлар әзерләп китергән милли ризы­клар бәйгедән соң, өлкә татар автономиясе әгъзалары тырышлыгы белән махсус хәрби операциядә яраланып, бүгенге көндә Му­лино хәрби шәһәрчеге госпитальләрендә дәваланучы солдатларга тапшырылды.

Соңгы, бишенче бирем вакытында сәхнәдә чын-чынлап яшьлек һәм матурлык тантана итте – “Нижгарсылу” катнашучылары үз об­разларында милли кием элементларын ча­гылдырып, шулай ук Кочко-Пожар мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмендә әзерләнгән күмәк дефиле тәкъдим итте.

Музыкаль тәнәфес

Бәйгеләр арасында ясалган музыкаль тәнәфесләр вакытында җирле мәдәният йор­ты үзешчәннәре Рәмис Абдулкаюмов, Илдус Харрясов һәм Марат Хөсәиновның чыгыш­лары кичәгә аерым ямь өстәде, якынлашып килүче 8 Март бәйрәме уңаеннан залда уты­ручы ханымнарга матур бүләк булды.

                                                                    Нәтиҗәләр

Өч сәгатьтән артык барган яшьлек һәм ма­турлык бәйрәме сизелми дә үтеп китте. Бәйге буена кызлар үзләренең туган телләрен, та­тар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен, уңган-булганлыкларын раслады. Шуңа да жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләве бер генә дә җиңел булмады, чөнки кызларның һәрбересе “НижгарСылу” исемен йөртүгә лаек иде. Конкурсантларның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Жюри ка­рары нигезендә “Яшь хуҗабикә” дип Эл­нара Абдрәхимова табылды. “Тел остасы” номинациясендә Айгөл Үмәрова җиңеп чык­ты. “Иң сәләтле кыз” дип Лиана Абдулли­на, “Иң ягымлы кыз” дип Диляра Фәттахова билгеләнде. “Иң зирәк кыз” исеме Карина За­кировага, “Иң уңган кыз” исеме Алсу Баширо­вага бирелде. “Тамашачылар симпатиясе”нә берьюлы ике кыз – Алина Шаипова белән Илнара Хөсәинова лаек дип табылды. Чын­барлыкта, бу көнне Алина белән Илнарага тамашачылар залыннан алкышларның иң кайнарлары яңгырады. Ә Нижгарның иң гүзәл кызы – I өлкә “НижгарСылу” бәйгесе җиңүчесе дип Алия Хәлилуллина игълан ителде. Аңа җиңүче бүләген милли округ башлыгы Ри­нат Равил улы тапшырса, Зилә һәм Гөлнара ханымнар өлкә “Ак калфак” иҗтимагый оеш­масыннан Алиягә чигүле калфак һәм милли курчак, барча конкурсантларга милли ор­наментлар төшерелгән палантиннар бүләк итте. Кызлар барысы да региональ татар автономиясе, Нижгар татарлары конгрес­сы, “Нур” оешмасы тарафыннан истәлекле бүләкләргә, “Медлэнд” клиникасы серти­фикатларына ия булды. Шулай ук аларга Кочко-Пожарның уңышлы эшмәкәре, Сер­гачтагы “Континент” сәүдә үзәге директоры Фаил Хәмзин исеменнән чәчәк бәйләмнәре, ә семочкилы эшмәкәр, ООО “Универсал” төзү компаниясе директоры Равил Садеков тара­фыннан кайгыртылган танылган язучы Зифа Кадырованың китаплары тапшырылды.

Конкурс тәмамланды. Кайбер аңлашыл-маучанлыклар килеп чыгуга карамастан, бе­ренче «НижгарСылу» бәйгесен төерле узды дип әйтеп булмый. Зур көч һәм хезмәт куел­ганы сизелеп торды. Ә оештыручылар бар­лык тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, киләсе бәйгеләрне тагын да югарырак дәрәҗәдә оештырырлар, әлбәттә.

Ә без ихлас күңелдән беренче «НижгарСы­лу» исемен яулаган Сафаҗай кызы Алияне һәм барлык катнашучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, киләчәктә дә шундый ук гүзәл, сылу, акыллы булып калу­ларын телибез!

Румия ХАМЗИНА.

Илнар Садеков фотолары

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*