Татарстанның Саба районы Явлаштау авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” бүлекчәсен Галимзянова Равилә апа җитәкли. Пенсиядәге укытучы, авыл тарихын, авыл кешеләрен яхшы белүче, матур чәчәкләр үстерүче, авылның абруйлы хатын-кызларының берсе.

Март аенда Казанда “Ак калфак”оешмасы уздырган кулъяулыклар бәйгесенә Ваисова Ризидәнең ике чиккән кулъяулыгы, Шакирзянова Миннегөл апаның бер кулъяулыгы конкурска җибәрелде.

Әдәбият елы уңаеннан “Серле йөрәк”дигән иҗади бәйге уздырылды. Үзләренең эшләре белән биш кеше катнашты. Ике хикәя, бер парча, ике шигырь тамашачы хозурына җиткерелде. “Ак калфак”лылар барлык эшләргә дә уңай бәя бирделәр. Соңыннан чәй табыны артында әдәбият елында эшләгән эшләр хакында сойләшүләр алып бардылар, киләсе елга эшләнәсе эшләр планлаштырылды.
“Ак калфак”ның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Нәкыйп кызы Батырханова