Бөек мәгьрифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең туган җире Әлмәт районы Кичүчат авылында Бөтенрәсәй конференциясе узды. Чарага килгән педагоглар, галимнәр, әти-әниләр остаханәләрдә катнашты, халкыбызның гореф-гадәтләре белән танышты. Әдәп – әхлак тәрбиясендә, гаилә бөтенлегендә дин, мәдәният, мәгариф бергә булганда гына киләчәгебез өметле булыр.
Ризаэтдин Фәхретдин – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.