tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта әфганчыларның исемнәре мәңгеләштерелде
Актанышта әфганчыларның исемнәре мәңгеләштерелде

Актанышта әфганчыларның исемнәре мәңгеләштерелде

Илсур Гатин җитәкчелегендәге Әфганчылар оешмасы соңгы елларда бик саваплы гамәлгә тотынды. Әфганчы егетләр-абыйлар 1979-1989 елларда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп туган җиргә кайтканнан соң вафат булган райондашларыбыз яшәгән йортларга хәтер такталары куюны башлап җибәрделәр.

Әлеге башлангычны җирлектә яшәүчеләр дә күтәреп алды. Хәтер тактасы кую тантаналы төстә мәктәп укучылары, район Әфганчылар хәрәкәте, җирлек, район җитәкчелеге катнашында уздырыла.

Әфган сугышында катнашкан егетләрнең батырлыгы турында хатирәләрен, якыннарына язган хатларын  һәркем тын калып тыңлый. Батырлар безнең янәшәдә генә- аларны без тыйнак батырлар дип атыйбыз. Кызганыч, Әфган сугышы, анда алган күңел һәм тән  яралары бу егетләрнең холкына да, сәламәтлегенә дә шактый тәэсир иткән, аларның бик иртә якты дөнья белән хушлашулары йөрәкне әрнетә.

Аккүз авылында Илдар Акбировны һәм Яңа Җияш- Каратал авылларында Равил Вәлиевне искә алдылар- алар туып-үскән йортларга хәтер такталары куелды.

Чыганак: aktanysh-rt

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*