tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Фәрит Фарисовның юбилей кичәсендә катнашты
Данис Шакиров Фәрит Фарисовның юбилей кичәсендә катнашты

Данис Шакиров Фәрит Фарисовның юбилей кичәсендә катнашты

Мәскәүдә «Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәрит Фәрисовның юбилей кичәсе узды. Чарада  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Шулай ук эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин белән дә очрашты.

Фәрит Фәрисов – Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе региональ  оешма советы рәисе. Фәрит Фәрисов үзенең фәнни хезмәтләре һәм Россия мөселман халыкларының этно-рухи торгызылуының актуаль проблемалары, диннәр һәм милләтләр арасындагы диалог мәсьәләләре буенча тикшеренүләре белән билгеле.Күп еллар дәвамында Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый яңарышы, милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өлкәсендә актив эшли. Социаль әһәмиятле гомумроссия проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*