tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөрләп үтте Сабан туе
Гөрләп үтте Сабан туе

Гөрләп үтте Сабан туе

Хәзерге вакыттагы Сабантуйлар бәйрәме элеккеге вакыттан бик үзгә булса да, уеннарының күбесе шул еллардан сакланып, буыннардан-буыннарга бирелеп, хәзерге вакытка сакланып калганнар.

Бу җәйне татар халкының милли бәйрәмнәрен Киров өлкәсенең Малмыж районында Яңа Смәил җирлеге ачып җибәрде. Яңа Смәиллеләр элек-электән тырышып эшли дә, бергә җыелып күңелле ял да итә белә. Бу җирлектә 11 июньдә Сабан туе төрле милләт халкыннан булган кунакларны бер мәйданга җыйды. Бәйрәм тантанасын Яңа Смәил авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Непоседы” һәм “Ләйсән” бию ансамбльләре ачып җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Рашид Камил улы Әхәтов бәйрәм белән котлап, үзенең иң матур теләкләрен җиткерде. Малмыж районы башлыгы Эдуард Леонидович Симонов шулай ук котлау сүзләре белән берлектә уллары Украинада булган әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Яңа Смәил колхозы рәисе Илгиз Фәсхетдин улы Борһанов та илебезнең тыныч, күгебезнең аяз булуын теләп, котлау сүзләре җиткерде һәм бәйрәмне күңелле үткәрүләрен теләп калды.

Сабан туе кайчан башлана соң ул? Билгеле инде, Сабан туена әйбер җыюдан. Малмыж районында бер генә авыл җирлегендә дә Яңа Смәиллеләр кебек әйбер җыючылар юктыр. Авылның яшьрәк ир-атлары, егетләр (читтә яшәгәннәр дә алдан-ала ялларын туры китереп кайталар), кичен мәдәният йортына җыелып татар җырларын кабатлыйлар. Урамнардан җыйналышып, гармунга җырлый-җырлый әйбер җыялар. (“Агымсу” ансамбленең гармунчыларын чакыралар). Шулай ук бәйрәмгә яулык җыюны Яңа Смәил җирлегенә керә торган Салкын Чишмә авылыннан да җыялар. Аларда да шушы ук традиция дәвам итә. Ә гармунчылары шушы авылдан – Рафаэль Минемуллин. Комиссия әгъзалары бәйрәмгә төшкәндә дә, җыйналып беткәч, мәдәният йорты алдында кычкырып җырлыйлар. Бәйрәмгә төшкәндә дә урамнан җырлап узалар. Бу гореф-гадәтләр башка авылларда инде онытыла баралар. Ә бу авыл җирлегендә, киресенчә онытылганнар торгызыла бара.

Чыганак: “Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*