Бүген, 23 июнь, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы исеменнән Йолдыз авылында йорт салу эшләре башланды. “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Удмуртия, Чувашия, Самара мөселманнары Диния Нәзарәте ярдәмендә салына.
Иcегезгә төшерәбез, 7 май көнне Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылында зур фаҗига булды. Янгын вакытында авылның күпчелек йортлары янып бетте. Йолдыз авылын яңадан торгызу эшендә, бөтен татар халкы, мөфтиятләр, эшкуарлар да катнаша.