tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында, Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды. Истәлек тактасы Кырым Республикасы Ялта шәһәренең Гали Мәҗитов исемен йөртүче урамдагы йорт диварында урнашкан.

Шулай ук биредә Гали Мәҗитовның улы Геннадий Мәҗитов һәм Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев булды.

Мәҗитов Гали  Әхмәт улы 1912 елның 14 августында  Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһи авылында крестьян гаиләсендә туган. Эшчеләр факультеты тәмамлаган. Милләте – татар. 1933 елдан – Кызыл Армиядә. Оренбург хәрби очучылар авиация училищесын (1939) тәмамлый. 1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинаны азат итү походында, 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында – 1941 елның 22 июненнән. Очкыч, авиазвено, авиаэскадрилья, авиаполк штурманы була. 3 нче гвардия ерак арага очу авиациясе корпусының 3 нче гвардия авиация дивизиясе өлкән штурманы гвардия майоры Гали Мәҗитов 1944 елның мартына, дошманның тылына бик эчкәре кереп, аның хәрби-сәнәгый үзәкләрен һәм гаскәрләр тупланмаларын (Кенигсберг, Инстербург, Тильзит, Данциг, Хельсинки) бомбага тоту өчен 183 сугышчан очыш ясый, шулай итеп дошманга шактый зур зыян сала.

Сугыштан соң кыю очучы СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1954 елдан Мәҗитов отставкага чыга. 1993 елның 30 гыйварында вафат, Ялтаның Иске зиратында җирләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*