tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортостан Республикасында. Бүген ул Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Максим Забелинны сәламләде һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Милли Шура рәисе җитәкчене Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды. Шулай ук кичә оештырылган Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара турында сөйләде. Васил Шәйхразыев 2024 елда узачак федераль округлар буенча җыенны Уфа шәһәрендә башланып китәчәген билгеләп узды.

Үз чиратында Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Милли Шура рәисен киләсе елның август аенда узачак Уфа шәһәренең юбилей чараларына чакырды.

Васил Шәйхразыев һәм Максим Забелин Республикаларның тыгыз хезмәттәшлеге турында да сөйләштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*