tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Уфада шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Уфада шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Бүген, 11 декабрь, Уфа шәһәреннең Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә  Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылды. Кичә кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул 2024 нче ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан “Шәхесләр” елы дип игълан ителүе хакында җиткерде. Әнгам Атнабаев та онытылмас шәхесләребезнең берсе. Аның иҗаты бүген дә халкыбыз арасында бик популяр булуын, шагыйрьнең мирасы онытылмавын әйтте. Моны дәлилләп күптән түгел генә Бөтендөнья татар конгрессы “Сез белмәгән Атнабай” исемле китап та чыгарды. Анда шагыйрь хакында истәлекләр, әдипнең укучылар белеп бетермәгән язмалары тупланган. Чарага килүчеләргә әлеге басма тәкъдим ителде.

Әдәби кичәдә Башкортстанның Мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин, Тәтешле районы башлыгы Фәннур Шәйхисламов, Әнгам Атнабаев туганнары Адиса һәм Мәгъдан Атнабаев, Башкортстан Корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов һәм башка кунаклар катнашты.

Бәйрәм Әнгам Атнабаевның шигырьләре һәм җырлар белән үрелеп барды. Тамашачы алдында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты Фәүдәт Гыйләҗев һәм  башка сәнгать  әһелләре чыгыш ясады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*