tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортостан Республикасында.

Биредә ул Уфа “Нур” татар дәүләт театрытеатр бинасы каршындагы мәйданда урнаштырылган бөек татар язучысы һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу – Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл.

Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2019 елның 18 апрелендә Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ачылды. Тантанада ике республика җитәкчеләре Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*