Һәркем үзенең эшен яратып, профессиональ дәрәҗәдә җиренә җиткереп башкарганда гына тормышыбыз ямьлерәк, киләчәгебез ышанычлы булачак. Андый кешеләр бар, әмма күбрәк булсын иде! Сүзем – шундыйларның берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Хәкимова турында.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 1997 елда килә ул. Алсу – филармония музее мөдире. Беренче эш көненнән башлап чирек гасырдан артык вакыт узган…
Ул Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылында яшәгән Люция һәм Әсгать Хәлиловларның өченче балалары булып дөньяга килә. Абыйлары Ринат белән Илдарның көтеп алынган сеңелләре. Берсе – колхозчы, берсе математика укытучысы булган бабалары Бөек Ватан сугышы кырында һәлак булалар. Гомере буе авылдашларына балаитәкле матур күлмәкләр тегүче Исламия әбисе дә, Алсуга бер яшь булганда, бакыйлыкка күчә. Әтисе ягыннан Нәсимә дәү әнисе белән бергә яшиләр алар. Аның намаз укулары, Коръән сүрәләрен яттан көйләп сөйләүләре әле дә ишетелә сыман Алсуга…
Эш сөючән булып үсәләр Хәлиловларның балалары. Әтисенең урманчы булып эшләгән елларын да бик яхшы хәтерли Алсу. Аның арбалы матаена утырып урманга баруларын сагынып искә ала ул: «Кайда чикләвек үскәнен, печәнлек, җиләкле аланнарны, мәтрүшкәләр үскән урыннарны бик яхшы белә иде әти. Урман эчендә урнашкан колхоз умарталыгын хәтерлим. Әти белән шунда Мансур абый янына кереп, бал белән мәтрүшкәле чәй эчмичә китми идек. Әти үзе дә гомере буе умарталар тотты. Шуларга карап күңеленә тынычлык ала иде…» Ә әнисе башта авылда балалар бакчасында эшләгән, соңрак машиналар заправкасында эшен дәвам иткән. «Ул гомере буе китаплар укырга яратты, хәзер дә газета—журналлар алдыра, бер хәрефен дә калдырмый игътибар белән укып чыга», – ди горурлык белән Алсу ханым.
1998 елда мин аны беренче тапкыр күргән идем: озын чәчле, зифа буйлы, зәвык белән киенгән мөлаем кыз Алсу. Вакыт узулары сизелми дә… Инде олы кызлары Айзилә дә – Казан федераль университеты студенты, Әмир дә – 8 нче сыйныф укучысы. Икесе дә Казан шәһәре Яңа Савин районы 16 нчы музыка-хор мәктәбен тәмамлаганнар. Ире Айдар Хәкимов белән танышуын Алсу болай искә ала: «2004 елның көзе иде. Беренче тапкыр күрүем филармониядә, кадрлар бүлеге бүлмәсендә булды. Башта, аны күргәч, яңа кеше эшкә килә икән, дип уйлап куйганым истә калган. Ә ул күптәннән ансамбльнең баянчысы булып эшли икән. Сәхнәдә артистлар костюмнардан бөтенесе дә бертөрле кебек күренә бит… Озак та үтми, «Пирамида» концертлар залына миңа режиссер ярдәмчесе булып барырга туры килде. Ул концертка ансамбльнең дә чыгышлары кергән иде. Концерттан соң без Айдар белән сөйләшеп китеп, аралаша башладык. Язмыштыр, өч айдан соң өйләнешеп тә куйдык. Гаилә коруыбызга да тиздән егерме ел була икән инде. Сизелмәде дә…» Хәзерге көндә Татарстанның атказанган артисты Айдар Хәкимов – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең баянисты һәм музыка җитәкчеләренең берсе. Аңлашыла инде, балалар тәрбияләү күбрәк Алсу җилкәсенә төшә. «Аллага шөкер, әти-әниләребез бик булыштылар», – ди ул.
Алсуның филармония артистлары белән аралашканын еш күрдем. Барысына да бертигез дәрәҗәдә игътибарлы, барысы белән дә уртак тел таба ул. Моңа кешене өйрәтеп тә буладыр, бәлки. Әмма мин аны күп еллар беләм һәм ялгышмыйча әйтә алам: ерак 1990 нчы елларда ук шундый иде ул. Кайдан бу сыйфат? Бәлки, кемнән дип сорарга кирәктер? Ә Алсу, мөлаем елмаеп, җавабын кайтара: «Күңел ничек таләп итә, булдыра алганча шулай эшлимдер инде. Кечкенә чакта дәү әнием дә: «Синең белән сөйләшүе рәхәт, кызым», – дия торган иде».
Музейга килеп йөргән, әле үз көчендә булган артистлар белән аралашу гына түгел, ә алар авырганда өйләренә, хастаханәләргә барып хәлләрен белешергә, аларны соңгы юлга озатканда байтак эшләрдә катнашырга, соңрак каберләрен зиярәт кылуны оештырырга да туры килә аңа. «Болары да музей мөдире вазыйфаларымы?» – дип сорадым бервакытны. «Бу эшләр, әлбәттә, Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге тарафыннан хәерхаһлы булып эшләнелә. Гомумән, элек—электән филармония коллективы дус—тату гаилә кебек бердәм эшли бездә. 2014 елда «Илһамият» ветераннар клубы оешкач, сәхнә ветераннары белән аралашу тагын да җанланып китте. Хастаханәгә хәлләрен белергә баруым да, Ходай ризалыгы өчен, күңел таләп иткәнгә эшләнелә торгандыр. Бу гамәл күп кешегә хастыр, гадәти хәлдер дип уйлыйм», – дигән иде Алсу.
Филармония оештырган концерт—кичәләр алдыннан фойеда күргәзмәләр оештыру, фотогалереяны яңа фотолар белән тулыландырып тору, газета-журналларда артистлар турында мәкаләләр чыгару, филармония музеена экспонатлар туплау һәм башка бик күп, бик күп эшләр… үз җае, үз агымы белән, ди ул. Кайда гына булсам да, күңелемдә бер теләк, ди Алсу ханым: «Халкыбыз бер—берсенә мәрхәмәтле, дус булса иде. Һәркем үзе яраткан эшендә шатланып эшләп, тормышның ямен татып яшәсен иде. Үсеп җиткән балаларыбызга карап еш уйланам – аларга фаҗигаләргә юлыкмыйча, тыныч-имин дөньяларда яшәү, хыялларын тормышка ашыру насыйп булсын иде». Амин, шулай булсын! Кешелекнең уртак теләге инде бу. Һәм… күбрәк булсын иде синдәйләр, Алсу! Фәрдия Сәфәргалиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Чыганак: vatantat.ru