tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Сәфәрдә авыл волонтерлары мәктәп укучылары белән бергә маскировка челтәрләре үрделәр
Иске Сәфәрдә авыл волонтерлары мәктәп укучылары белән бергә маскировка челтәрләре үрделәр

Иске Сәфәрдә авыл волонтерлары мәктәп укучылары белән бергә маскировка челтәрләре үрделәр

Иске Сәфәр авыл җирлегендә зур өмә булды, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрделәр. Әлеге эштә мәктәп укучылары да катнашты.

Ватанны саклау өчен барган яуларда кирәкле җиһазлар арсеналы булу бик мөһим. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техникалар һәм инженерлык корылмаларын  дошман разведкасының төрле ысулларыннан яшерү өчен киң кулланыла. Актаныш районында яшәүчеләр мондый челтәрләр үрергә бик тиз өйрәнде.

Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез. Шушы вәзгыятьне аңлап берничә җирлектә челтәр үрү төркемнәре оешты.

Иске Сәфәр мәдәният йортында бүген өлкәннәргә челтәр үрергә мәктәп укучылары да булышты. Сугышчыларыбыз  көтелмәгән дошман һөҗүме астында, нинди һава торышы булуга карамастан, безне яклыйлар, ә безнең оста куллы халкыбыз аларга челтәрләр ясап ярдәм итә.  Бу егетләребез өчен куркынычсызлык тудырачак, танкларны һәм окопларны капларга ярдәм итәчәк.

Маскировка челтәре белән капланган окопны дошман квадрокоптердан күрми, яшерелгән танклар дошман өчен кар белән капланган калкулыкка әверелә. Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа да карамастан волонтерлар челтәр үрү технологиясенең барлык таләпләрен төгәл үтәп эшлиләр. Челтәрнең һәр ячейкасына игелек һәм мәхәббәт хисләре  сеңдерәләр, туган як, җиңүгә омтылыш энергиясе теләсә нинди бронядан да ышанычлырак, дигән өметтә алар.

– Розалия Баянова, Зарима Шәрипова, Кадрия Мөхәметдинова, Айгөл Раянова, Гәүһәр Зиннурова, Валентина Әшрәфуллинага һәм мәктәп укучыларына зур рәхмәт! Ярдәм итергә теләкләре булганнарны көтеп калабыз,- авыл мәдәният йорты директоры Илдус Харунов.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*