Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / 17 гыйнвар – Ризаэтдин Фәхретдиновның туган көне
17 гыйнвар – Ризаэтдин Фәхретдиновның туган көне

17 гыйнвар – Ризаэтдин Фәхретдиновның туган көне

Бүген, 17 гыйнварда татар дин галиме, мәгърифәтче, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиновның тууына 165 ел тула.

Р. Фәхретдин 1859 елда хәзерге Татарстан территориясендә – Бөгелмә губернасының Бөгелмә өязе Кичү Чаты авылында (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) туа.  Әтисе имам булган. Аны 7 яшендә авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр, бераздан күрше Чыршылы авылы мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. 1867-1868 елларда Ризаэтдин Фәхретдинов Чистай мәчете каршындагы мәдрәсәдә күренекле суфи шәех Закир ишан Камаловта укыган. 1869-1889 елларда Фәхретдинов Түбән Шельчел авылы мәдрәсәсендә укыта. Уку елларында Ризаэтдин Шиһабетдин Мәрҗани йогынтысында була. Атаклы галим-мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанине якыннанрак белер өчен, 1886 елда Ризаэтдин Казанга килә. 1887 елда ул имам вазыйфасына сынауларны уңышлы тапшыра. 1889 елның июлендә Бөгелмә өязе Илбак авылы мәхәлләсе Р.Фәхретдиновны җирле имам вазыйфасына чакыра.

1891 елның гыйнварында Р. Фәхретдинне Диния җыены әгъзасы (кади) урынына чакыртып алалар һәм ул гаиләсе белән Кичучаттан Уфага чыгып китә. Риза Фәхретдин, татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихында фәнни белемнәр, тарих, әдәбият һәм мәдәният, фәлсәфә һәм тарих, дөньяви белемнәрне пропагандалаучы һәм рационалистик фикерләүгә өндәүче дин галиме буларак билгеле. 1922 елда Россия һәм Себер мөселманнары үзәк Диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана.

Фәхретдинов мәчетләрне ябуга, имамнарны кулга алуларга һәм дини китапханәләрне юк итүгә каршы протестлар белдерә. Әдәбиятның бер өлешен ул  Үзәк Диния нәзарәте архивында коткарып кала алган. Үз кулъязмаларының күп өлешен ул СССР Фәннәр академиясе көнчыгышны өйрәнү буенча Ленинград бүлеге архивына тапшыра, анда алар бүгенге көнгә кадәр саклана.

1936 елда Риза хәзрәт үзенең тормыш юлын Россия һәм Себер мөфтие постында Уфа шәһәрендә тәмамлый. Уфадагы мөселман зиратында җирләнә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*