tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Көньяк федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Көньяк федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Көньяк федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Волгоград өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул биредә Көньяк федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Чарада Волгоград өлкәсенең милләтләр һәм казаклар эшләре буенча комитет җитәкчесе Эдуард Давыдовский, Татарстанның Кырым Республикасы һәм Севастопольдәге Даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Ильяс хәзрәт Биктимеров,  Кырым һәм Адыгея Республикаларыннан, Краснодар краеннан, Ростов, Әстерхан, Волгоград өлкәләреннән татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаша.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. 2018 нче елдан бирле Федераль округларда җыеннар оештырылуы турында әйтте. 45 чит илдә, шулай ук Камчаткадан алып Калининградка кадәр илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек татар оешмалары булуын ассызыклады. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен үзара бердәмлекне, тәҗрибә уртаклашып эшләүне арттырырга кирәк дип белдерде.

Милли Шура рәисе үз чыгышында 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. Шул уңайдан, ел дәвамында күптөрле чаралар оештырылачак.

Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларының мөһимлеген ассызыклап үтте. “Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу җаваплы көннәр. Чөнки алдагы тормышыбыз безнең актив гражданлык позициясенә бәйле,”-диде.

Утырышта татар оешмалары җитәкчеләре 2023 нче елдагы эшчәнлекләре һәм планнар турында чыгышлар ясады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*