tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кече Чапур авылында булды
Милли Шура рәисе Кече Чапур авылында булды

Милли Шура рәисе Кече Чапур авылында булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Волгоград өлкәсенә сәфәре кысаларында татарлар яши торган Кече Чапур авылына да барды. Татарстаннан килгән кунакларны милли киемнәрдән җыр-моңнарыбыз, чәкчәк белән каршы алдылар.

Васил Шәйхразыев авылдагы “Туган як” этнографик музее эшчәнлеге белән дә танышты. Кече Чапур авылының 238 еллык тарихы бар. Борынгы документларда күрсәтелгәнчә, аңа 1786 нчы елда Урта Идел буе татарлары нигез салган. Биредә бүген дә гореф-гадәтләребезне саклап, Сабан туйларыбызны уздырып яшиләр. Милли Шура рәисен музейдагы экспонатлар һәм авыл тарихы белән таныштырдылар.

Кече Чапур авылының мәчете дә тарихи. Аның төзелүенә 260 ел. Ул өлкәдә сакланып калган борынгы агач корылмаларның берсе. Бөек Ватан сугышы елларында каты бәрелешләр чорында да ул сакланып калган. Васил Шәйхразыев мәчетнең тарихы белән танышты, аңа гыйбадәт йортының эшчәнлеге хакында сөйләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*