tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
Казанда Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Казанда Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

2 февральдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

1884 елда туган Шәриф Камалның гомере һәм иҗатында татар әдәбиятының инкыйлабка кадәрге алтын гасыры да, Гражданнар сугышының каршылыклы еллары, индустриализация казанышлары һәм социалистик реализм әдәбияты тууы да чагылыш тапкан. 1940 ел җиткәндә ул Татарстанның иң әһәмиятле һәм абруйлы язучыларының берсенә, остаз һәм үрнәк шәхескә әверелә. Вафатыннан соң ачылган музей-фатирның Казанда татар язучыларына багышланган иң беренче әдәби музей булуы да очраклы түгел.

Язучының 140 еллыгы уңаеннан музейда Шәриф Камалның аз билгеле кулъязмалары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә бөтен музей буенча бара: кунаклар әүвәл 1 катта урнашкан күргәзмә залы белән танышса, аннары мемориаль фатирда һәм китапханәдә куелган экспонатларны күрә ала. Шул рәвешле, Шәриф Камал биографиясеннән кадерле 140 мизгелне табып һәм күңел дәфтәренә бикләп булачак.

Күргәзмә 4 июльгә кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә җәмәгатьчелеккә бай мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*