16 февральдә 14 сәгатьтә Питрәч туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артисты Раушания Юкачеваның 65 еллыгына багышланган хәтер кичәсе узачак.
Кичә программасында: фотокүргәзмә, «Җәүһәр» халык ансамбле чыгышы, артистка катнашындагы спектакльләрнең архив видеоязмалары, хезмәттәшләре һәм туганнары истәлекләре.
Раушания Юкачева 1959 елның 18 февралендә Питрәч районы Күн авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлый, Әлмәт театрында эшли. 1983 елдан Камал театры актрисасы була.
Чыганак: pestrecy-rt.ru