Илебезнең иң борынгы шәһәрләреннән булган, татарның тирән эзе яткан Рязаньда билбаулы көрәш буенча 22-24 март көннәрендә Россия Кубогына ярышлар булып үтте. Анда Россиянең 25тән артык төбәгеннән һәм кайбер якын чит илләрдән 300гә якын иң көчле көрәшче келәмгә чыкты һәм Дөнья Кубогы ярышларына юллама өчен бил алышты.
Бу спорт чарасында хөрмәтле кунаклар булып, Бөтенроссия милли көрәш федерациясе президенты Рушан Рамазанов (Суыксу), Түбән Новгород өлкәсе билбаулы көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов (К.-Пожар) катнашты.
Әйтергә кирәк, безнең өлкә көрәш федерациясе яңа президент белән яңача эшли башлагач, күп нәрсәләр тәртипкә салынды һәм шуның бер уңай нәтиҗәсе – безнең хөкемдарлар, категорияләр яклап, хәзер Бөтенроссия турнирларына чыгып йөри башлады. Мәсәлән, Рязань шәһәрендә әле генә булып үткән ярышларда грибанлы Камил Шәймәрданов белән тукайлы Рафаэль Арифуллин (1 фото) хөкемдарлар вазифаларын югары дәрәҗәдә башкарып кайтты.
Көрәшчеләребезгә килгәндә, Мәскәү һәм Түбән Новгород командалары өчен нәкъ безнең төбәк көрәшчеләре чыгыш ясады һәм кайберләре җиңү дә яулады. Рушан Ринатовичның ярдәмче-киңәшчесе, Мәскәүдә яшәүче сафаҗайлы Рафаил Вильданов безгә хәбәр биргәнчә, абсолют авырлыкта аның авылдашы Марат Усманов, 90 килограмм авырлыкта Кече Рбишчадан Эмиль Низаметдинов, 82 килограмм үлчәмдә Ишавылдан булган Дамир Юсупов алтын медальләр яулаган, ә Рбишча- Кочко-Пожар оныгы Камил Хәйретдинов шул ук 82 килограммлык категориядә бакыр медальга лаек булган.
13 апрельдә Сергачның “Лидер” ФСКсында билбаулы көрәш буенча зур турнир узачак.
“Бу ярышларда иң көчлеләрне өч яшь төркемендә өлкә җыелма командасы өчен сайлап алачакбыз. Мәсәлән, 2007-2009 елларда туучылар арасында Россия чемпионаты якын киләчәктә Әстерханда узачак, 2004-2006 елгыларны Томск кабул итәчәк, ә 18 яшьтән узган көрәшчеләр Пермьдә ярышачак”, – дип белдерде өлкә милли көрәш федерациясенең баш тренеры Рамил Мусин.
Көрәш темасы турында сөйләгәндә, беренче чиратта, сабантуйлар күз алдына килеп баса. Шул уңайдан төбәгебездә булачак милли бәйрәмнәребезнең исемлеген тагын бер кат искәртеп үтәргә булдык.
1 июнь – Дзержинск;
8 июнь – Ишавыл;
15 июнь – Уразавыл;
29 июнь – Т.Моклокасы;
6 июль – Суыксу;
13 июль – К.-Пожар;
14 июль – Мәдәнә;
20 июль – И.Мочали;
21 июль – Пашат;
27 июль – Т.Новгород.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы